news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марафонда катнашкан Нигъмәтуллиннар гаиләсе: «Безнең нәсел 1553 елдан башлана»

news_top
Марафонда катнашкан Нигъмәтуллиннар гаиләсе: «Безнең нәсел 1553 елдан башлана»
Фото: видеодан скриншот

Сайлауга багышланган «Гаилә белән сайлыйбыз» теле-радиомарафонында данлыклы нәселләр дә катнаша. Шуларның берсе – Нигмәтуллиннар гаиләсе. Алар үз нәселләренең 1553 нче елдан башланган булуы хакында сөйләде. Нәсел җепләре Балтач һәм Аксубай якларына барып тоташа.

«Безнең гаиләбез бик зур. Без – 14нче буын бүгенге көндә яшәп киләбез. 238 кеше. Без үзебезнең нәселебезне, моннан бик күп еллар элек барлый башладык. «Тарихта эзлебез» бәйгесенең иң беренче елында «Сез матур гаилә бит. Килегез әле, катнашыгыз әле», – дип чакырдылар. Без анда үзебезнең шәҗәрәбез белән бардык. Шәҗәрәбезне бер ай буе Казан архивында тупладык. 14 буыныбызны тапкан идек. Безнең нәсел 1553 елдан башланып киткән. Шул шәҗәрәбез белән барып, Казанда беренче урынны алып кайттык», – дип сөйләде Адилә Нигъмәтуллина.

Гаиләнең тарихын өйрәнгән вакытта нәселдә кызыклы шәхесләр булуы да ачыкланган. «Нәселебездә 1553 еллардагы бабабызның исеме Ибраһим булган. Ләкин аны халыкта Ак кылыч дип атаганнар. Ул хан ярдәмчесе булып чыкты», – дип сөйләде Адилә Нигъмәтуллина.

Гомәр Нигъмәтуллин үзе белән 150 еллык тарихы булган тальян да алып килгән иде. «Әтигә бабабыз тальянны бер капчык онга алуы турында сөйләгән. Әти ул тальянда уйнаган. Аннары без 6 малай уйнап үстек. Аллаһ теләсә, оныгыма калдырам», – диде Гомәр абый. Оныклары да бу традицияләрне дәвам итә: эфирда Инсаф исемле оныгы тальянда уйнап, бабалары белән бергә җырлап та күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар