Нигер армиясе офицерлары төркеме илнең милли телевидениесендә мөрәҗәгать вакытында «ил президенты Мохаммед Базум хакимияттән читләштерелде» дип әйтте. Шулай ук, хәрбиләр ил чикләре ябылу һәм дәүләт оешмаларының эше туктатылу турында да хәбәр иттеләр. Бу хакта «Reuters» агентлыгына сылтама белән «Совершенно секретно» сайты яза.
Полковник Амаду Абдраман илнең иминлек көчләре «иминлек вазгыятен начарландырган һәм начар идарә режимына нокта куярга» карар кылды, дип хәбәр итте.
Ул республика чикләре ябылу, 22:00 сәгатьтән 5:00 сәгатькә кадәр комендант вакыты кертелү, шулай ук барлык дәүләт оешмаларының эше туктатылу турында да әйтте. Хәрбиләр вазгыятькә тышкы тыкшыну турында да кисәтте. Моннан тыш, алар хакимияттән җибәрелгән лидерның иминлеген кайгыртырга да ышандырдылар.
Кичә илкүләм гвардия хезмәткәрләре президентка каршы фетнә күтәрде һәм аны үз резиденциясендә тоткарлады. Моның ил башкаласы Ниамееда протестлар китереп чыгаруын, ә Базумга АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен һәм ООН генераль сәркатибе Антониу Гутерришның шалтыратуын һәм ярдәм турында ышандыруын да әйттеләр. Президент сараенда Базум белән бергә республиканың Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Хамаду Сулей да фетнәчеләр сагында тора.
Агентлык хәбәр иткәнчә, 2020 елдан башлап Үзәк һәм Көнбатыш Африка өчен 7нче хәрби переворот төбәктә иминлек өлкәсендә вазгыять начарлану белән яный. Бу переворот Африканың бу өлешендә Көнбатышның джихадистлар белән алып барган көрәшен катлауландырырга мөмкин. Радикаль исламчылар берничә ел дәвамында үз йогынтыларын Малидан якын-тирә дәүләтләргә тарата. Нигер радикаллар белән көрәштә төп союздаш иде. Илдәге фетнә, шулай ук элегрәк Малида һәм Буркина-Фасода булган переворотлар аркасында хәзер аларның йогынтысы көчәергә мөмкин. Моннан тыш, Нигер Сахарадан көньяктарак булган Африка илләреннән легаль булмаган миграцияне тыеп тору мәсьәләсендә Европаның әһәмиятле союздашы булды.
Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Нигердагы вазгыять турында Санкт-Петербургта уза торган Россия – Африка саммитында да фикер алышуларын әйтте.
Африка илендәге кораллы переворотны АКШта гаепләп чыктылар. АКШның Илкүләм иминлек берлеге координаторы Джон Кирби Вашингтонның илнең демократик рәвештә сайланган хөкүмәте эшен туктатырга тырышуларын гаеп итүләрен һәм булган хәлләр турында мәгълүмат җыюны дәвам итүләрен белдерде.