Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нигә суык дисәм, Салаватның туган көне икән»: Салават Зәкиевич туган көнен билгеләп үтә

news_top_970_100
«Нигә суык дисәм, Салаватның туган көне икән»: Салават Зәкиевич туган көнен билгеләп үтә
"Татар-информ" архивы

Бүген Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең туган көнен билгеләп үтә. Социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә тамашачысы җырчыны гомер бәйрәме белән кайнар тәбрикли.

«Котлыйм, Зәкиевич. Тагын шуның кадәр яшәргә язсын»;

«Гомер буе җырлап яшәргә язсын»;

«Котлыйбыз, хөрмәтлибез, яратабыз»;

«Салават! Бәйрәмең белән. Тәтешледән зур сәлам»;

«Картаямы соң йөрәк, маңгайлар сырланса да. Күңелегез, йөрәгегез гел яшь булсын, Салават әфәнде»;

«Тышта нигә суык дисәм, Салаватның туган көне икән», – дип язалар.

Суык дигәндә, Салават абыйны чыннан да суык ярата бугай. Аның ел саен Чаллы шәһәрендә уздырыла торган Салават кубогына автоузыш көннәрендә дә зәмһәрир суыклар булмыйча калганы юк.

Алай гына түгел, бүген – Салаватның баянчысы Альфред Якшимбетовның да туган көне. Әлеге ике шәхеснең гомер бәйрәмнәре бер үк көнгә туры килүе дә юкка гына түгелдер. Холык-фигыльләре килешкәндер, югыйсә, әлеге ике дус инде студент елларыннан бирле бергә була алмас иде.

Укучысы Данир Сабиров та Телеграм каналында Альфред Якшимбетов һәм Салават Фәтхетдинов белән төшкән фотоларын куеп: «Әлеге ике шәхеснең бүген туган көне. Әйдәгез, бергәләп котлыйбыз», – дип язып куйган.

 

Фото: © Данир Сабировның Телеграм каналы

Нәрсәләр язалар соң туган көн ияләренә?

«Яшәү дәртләре сүрелмәсен. Иҗади уңышлар»;

«Котлыйбыз! Озын-озак, сау гомер итсеннәр. Салават Зәкиевичның жырларын тыңлаган саен тыңлыйсы килә, туйдырмый. Альфред Габитовичның да мәгънәле җырлары күп»;

«Исән-сау булсыннар. Легендаларга әйләнеп баралар инде», – дигәннәр.

Альберт исемле бер укучысы исә аларны баянда «Кайтчы, иркәм» аккордларын уйнап котлаган.

Бер укучылары гына Салават Фәтхетдинов турында «легенда» дип әйтүләренә каршы төшкән. «Кереш өлештәге сүзләрне сайлаганда чама кысаларын да сакларга кирәктер инде. Легенда булырга әле аңа бик ерактыр... Яхшы җырчы, анысы бәхәссез», – дигән ул. 

Ә сез ничек уйлыйсыз, Салават Зәкиевич турында «легенда» дип әйтеп буламы? 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100