news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нигә Рамазан аенда ураза тоту җиңелрәк?

news_top
Нигә Рамазан аенда ураза тоту җиңелрәк?
Фото: © "Татар-информ"

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында Рамазан аенда ураза тоту җиңелрәк булу сәбәбен аңлата.

«Рамазан уразасы турында күп кенә хәдисләр риваять ителә. Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әлеге сүзләрен тапшырган: «Рамазан ае кергәч, җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шәйтаннар баглана».

Шушы хәдистән аңлашылганча, Рамазан аенда: Аллаһның рәхмәте иңәр, шәйтаннар бикләнер, багланыр, ураза тотарга комачауламас.

Шуңа да күпләребезнең, башка айлардан аермалы буларак, Рамазан аенда ураза тоту аеруча җиңел булуын һәм гөнаһлар да аз кылынуын сизгәне бардыр.

Һәркемгә дә бәрәкәтле, игелекле атналар теләп калам. Аллаһы Тәгалә кылган гамәл-гыйбадәтләрне кабул кылса иде», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар