«Нигә Лилия белән безнеке түгел?»: Винарис Илъегетне «минеке» дип сөйләгәнгә ачуланганнар
Җырчы Винарис Илъегет социаль челтәрдәге дусларына үзенең өендә үсә торган гөлләрне күрсәтте.
«Дуслар, мин фатирымдагы яшел бакчамны шундый яратам. «Ир-ат бәхете» чәчәк атып килә менә. Күрәсезме, нинди зур гөлләрем дә бар. Агачларым үсәләр дә үсәләр. Болары әле залдагылары гына. Йокы бүлмәмдә дә күп алар. Һәр иртә, көн һәм кич саен мине сөендерәләр», – ди ул.
«Тәрәз төбем минем берничә, тәрәз саен яран гөл үсә», – дип җырлап та җибәрә.
Язылучылары да Винарисның фатирындагы яшеллеккә сокланганнар. Тик кайберәүләргә җырчының «минем гөлләрем», «минем фатирым» дип сөйләве ошап җитмәгән.
Эш шунда, Винарис инде ялгыз ир түгел. Моннан берничә ел элек ул җырчы Лилия Хәмитова белән тормыш корып җибәрде.
«Нигә минеке генә соң ул? Лилия белән безнеке түгел?» – дип, кәнәгатсезлек белдерүчеләргә Винарис болай дип җавап кайтарган: «Фатир минеке, ә йорт – юк. Бу минем гөлләрем, аларны мин үзем үстердем. Чәчәкләр үстерергә Лилия дә булыша, әлбәттә. Әмма Лилия Арчадагы йортында үзе дә чәчәкләр утырта», – дигән.
Лилия Хәмитова исә «Интертат»ка: «Мин өйдә үсә торган гөлләрне яратмыйм, урамдагылары да җитә. Винарисның исә бөтен җирендә гөл. «Зинһар өчен, алгансың икән, гөлләреңне үзең кара», - дим. Өйдә гөл үстерү - минем өчен түгел», – дип сөйләгән иде.