Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нигә концерт билетлары кыйммәт»: җырчылар радиода җыр әйләндергән өчен күпме түли?

«Интертат» супер эксклюзив мәгълүмат тәкъдим итә: супер популяр булу өчен җырчыларга супер популяр радио тәкъдим иткән прайстагы супер бәяләр.

news_top_970_100
«Нигә концерт билетлары кыйммәт»: җырчылар радиода җыр әйләндергән өчен күпме түли?

Радиоларга җырларын «әйләндерү» (ротация) һәм телевидениедә күренер өчен, җырчылар акча түли. Моны инде «Интертат» укучылары беләдер, шуңа күрә «нигә һаман шул бер җырчының җырын әйләндерәләр, моны бит беркем тыңламый» дип сукранса да, сәбәбе аларга билгеледер. 

Радиоларның ротация өчен кыйммәт соравы хакында җырчылар интервьюларында гел искә ала. Әмма беркемнең дә төгәл саннар атап сөйләгәне юк. Шулай ук кайсы радио яки кайсы телеканал күпме сораганын да әйтмиләр. Бу аңлашыла – аларга әле алга таба да эшлисе, мөнәсәбәтләрне берсенең дә бозасы килми. Кыйммәт булса да, зарлана-зарлана булса да түлиләр.

Радио һәм телеканаллар үзләре дә әйтми. «Коммерция сере», акча, билгеле булганча, тынычлыкны ярата. Бу мәгълүмат ачык чыганакларда юк. 

Бер көнне танылган җырчыларыбызның берсе белән шул хакта сөйләшеп киттек. Тамашачыларның: «Нигә концертларга билетлар кыйммәт?» – дигән сораулары күңеленә тигән икән. «Соң 300 сум итә алмыйм бит инде билетларны. Ашыйсы да килә, киенергә дә кирәк. Аннан соң, җырчы булгач, матур булып та йөрисе килә. Макияж, чәчкә прическа ясау, костюмнар, төркемгә акча түләү – болар барысы да минем өстә. Популярлыкны арттырыйм дисәң, радио белән телевидение акчалар сорый», – дип сөйләде ул.

Бу җырчы Татарстандагы бер бик популяр шәхси радиода һәм телеканалда тәкъдим ителгән «прайс»ны «Интертат»ка күрсәтте. Кызганыч, белешә башлагач, прайсның 3 ел элекке икәне ачыкланды. Ул вакыттан соң бәяләр тагын күпме арткандыр. Әмма җырчыларның чыгымнарын күзалларга мөмкинлек бирә.

«Интертат» журналисты, прайс белән танышкач, «Ротация бәяләренең иҗатка тәэсире» дигән кандидатлык диссертациясе якларга кирәк икән, дигән нәтиҗәгә килде. Әмма моның өчен җырчылардан мәгълүматлар кирәк шул. Шуңа да, әгәр җырчыларның радио-телевидение сораган акчалар турында уртаклашасы мәгълүматлары булса, бик рәхмәтле булыр идек. Кыскасы, языгыз безгә! Анонимлыкны гарантиялибез (бу урында – күз яшьләре аша елмайган смайлик).

Телевидениедә күренер өчен һәр артист 2019 елда менә шушы бәяләрне түләргә тиеш булган.

Ротация бәяләре. Программа атамаларын алып куйдык 

Программа атамаларын алып аттык. Артист 609 мең акча түләсә, биш ай дәвамында көненә өч тапкыр бу радиода яңгырау мөмкинлеге һәм шулай ук попурляшуның башка ысуллары белән куллана ала. 

Радиода яңгырау өчен һәр артист 2019 елда менә шушы бәяләрне түләргә тиеш булган.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 24 февраль 2023
    Исемсез
    Гел бер мотивта жырлаган жырчылар бар. Дэрэжэле исемнэр бирэлэр бит эле. Мин аларна акча эрэм итеп йормимдэ. Хатын-кыз жырлары жырлап йоручелэргэ.
  • 24 февраль 2023
    Исемсез
    Мескенлэнмэсеннэр,бик яхшы яшилэр барысы да.Акча эшлиселэре килсэ,кая барасын белэлэр,берсе дэ бармый.Ярдэм итэлэр микэн?Аларнын гына тормышы авыр,башка кешенеке жинел.Туктагыз шул оч тиенлек жырчылар турында язуыгызны
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100