Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нигә бу кешеләргә шундый җәза килгән?»

news_top_970_100
«Нигә бу кешеләргә шундый җәза килгән?»
Валерия Клементьева

rostoday сайты Байкал арты краендагы фаҗига турында яза. Ключевский бистәсендә яшәүче Клементьевлар юл-транспорт һәлакәтендә ярты ел эчендә ике кызларын югалта. Башта олы кызлары үлә һәм ярты елдан – кече кызлары. 46 яшьлек Вера һәм 47 яшьлек Игорьның мәетен сарайда табалар. Бик дус яшәгән гаилә башлыклары кызларының үлемнәрен күтәрә алмый – сарайда, кулга-кул тотынышып, муеннарына элмәк кигәннәр…

«Нигә бу кешеләргә шундый җәза килгән?» – дип тетрәнгән бистә халык җирләү өчен чыгымнарга акча җыя.

«Алар бит хәтта кулга кул тотынышып үлгәннәр», – дип сөйләгән авыл кешеләре. Игорь кибетләргә товар ташыган, барган саен, күршеләренең балаларына да азык-төлек керткән. Шуның өчен акча тәкъдим иткәч, бик нык үпкәләгән –ярдәм итүне бурычы дип санаган. Вера исә медсестра булып эшләгән, хәтта ял көннәрендә дә өлкәннәрнең йортларына йөреп булышкан. Ярлы яшәмәгәнәр. Бай да булмаганнар.

Аларның олы кызлары Елена егете белән яши башлый, биш айлык көмәне булгач, туй ясыйлар, Читага күченеп китәләр. Туйдан соң 10 көн узгач, әниләренә документларны рәсмиләштерергә дип, ире белән кайтырга чыга. Трассада машинага бәреләләр, һәм Елена алгы тәрәзәдән чыгып оча. Ә иренә берни дә булмый. 

Игорь эшеннән китә. «Кызым үлгән юлдан йөри алмыйм», – ди ул. Кызын җирләгәндә: «Әгәр икенче кызыма берәр нәрсә булса, мин яшәмим», – дигән сүзләрне ычкындыра.

Ярты ел узгач, Игорь хатыны һәм 16 яшьлек кызы Валерия белән күрше авылдан кайтырга чыга. Бозлавык була, Игорь идарәне югалта. Лера, апасы кебек үк, алгы тәрәзәдән чыгып оча. Аны шәһәргә алып китәләр, операция ясыйлар, әмма ул үлә.

Игорь хастаханәнең ишегалдында ук элмәк ясап куйган була һәм асылынмакчы була. Аны коткарып калалар.

Икенче көнне алар шәһәрдән өйләренә кайта. Күршеләре, якыннары алар янына кунарга керәләр. Әмма Игорь: «Безнең йоклыйсы бар, китегез», – дип, аларны куып чыгара.

Клементьевлар йокламый. Вера йортны җыештыра, Игорь исән калганнарга хат яза. Ә икенче көнне аларның мәетләрен сарайда табалар.

Игорьның: «Кызым үлсә, минем яшәвемнең кирәге калмый», – дип кабатлаганын, ул үлгәч, «өч табут әзерләгез», дигән сүзләрен искә төшереп, ник аларны ялгыз калдырдык, дип, үзләрен гаеплиләр. 

Үлем алдыннан язган хатында Игорь беркемне дә гаепләмәскә куша, кешеләргә борчу китергәне өчен гафу үтенә, Лераның үлеме өчен үзен гаепле санавын әйтә. Фатирларын – туганнарына, гараж һәм машинаны якын дустына калдыруын яза. Алар бөтен иске әйберләрне яккан булалар, җирләү өчен кирәкле әйберләрне һәм акчаны өстәлдә калдыралар. Китәр алдыннан сәгатьләрен туктаталар. Ул 23.10 була. Кызлары нәкъ шушы вакытта һәлак булган була да инде.

Игорь Клементьев

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100