Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нигә бозарга?» – Дилә Нигъмәтуллинаның Эльмира Сөләйманова җырын башкаруын ошатмаганнар

news_top_970_100
«Нигә бозарга?» – Дилә Нигъмәтуллинаның Эльмира Сөләйманова җырын башкаруын ошатмаганнар
"Татар-информ" архивы

2 октябрь көнне Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Эльмира Сөләйманова истәлегенә оештырылачак концертта Дилә Нигъмәтуллина җырчының «Дуслар китә» җырын башкарачак.

«Эшләр буенча йөгерәбез, параллель рәвештә җыр сүзләре өйрәнәбез. Эльмираның бик моңлы җырын башкарачакмын, дуслар. Эльмира кебек үк җырлап булмый, әлбәттә. Аның уникаль тавыш иде. Шулай да тырышып карыйбыз.

Бу җырны Эльмира Вәсилә Фәттаховага багышланган концертта җырлаган иде. Хәзер инде үзе дә юк, җырның авторы Гөлназ Даутова да бакыйлыкка күчте», – дип сөйләгән ул бу турыда.

Әлеге җырның бер өзеген социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйгач, Дилә Нигъмәтуллина бер тамашачысы тарафыннан тәнкыйтькә дучар булган. «Коточкыч тавыш, нигә аның җырларын бозарга?» – дип ачуланганнар Диләне.

Дилә Нигъмәтуллина да югалып калмаган, бу смсны халык алдына чыгарып: «Бу кеше безнең концерт администраторы вакансиясе белән кызыксынган иде. Һәм ул эшнең төп шарты – минем иҗатны ярату…» – дип язып калдырган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 сентябрь 2023
    Исемсез
    Эльмира Сулейманованын жырлары бик жинел тугел, ул аны бары тик узе генэ матур итеп башкара ала иде… Э Нигъмэтуллига ботенлэй бозып жырлый, ул уз жырын да нормально итеп жырлый белми бит….
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100