Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нигә бөтен ирләр миннән кача? Мин бит акыллы да, матур да...»

Бу ир-атлар арасында яхшылары да бар иде, кайсыларыннан мин үзем киттем, ләкин күпчелек очракта мине ташлап киттеләр. Нигә шулай, минем кай җирем ким – мин моны аңлый алмыйм.

news_top_970_100

«Минем исемем Людмила (исемнәр үзгәртелгән – ред.), миңа 38 яшь. Яшем әле бик олы булмаса да, мин инде 3 тапкыр рәсми рәвештә кияүгә чыгарга өлгердем. 5 тапкыр гражданлык никахында яшәдем, әле күптән түгел генә мине ташлап киткән 6нчысын исәпкә кертергә дә теләмим...

Мин Якутскида яхшы һәм тату гаиләдә туып үстем. Әти-әнием мине һәм сеңлем Верониканы тәрбияләүгә бик җаваплы карадылар. Әни белән әти безнең иминлегебез һәм сәламәтлегебез турында гына түгел, ә рухи үсешебез турында да бик кайгыртты. Мәктәпкә укырга керер алдыннан ук укырга, санарга өйрәндек, ә вакыт узу белән әни безне пешерергә, кул эшләре белән шөгыльләнергә өйрәтте, гомумән, югары сыйныфларга җиткәндә, без сеңлем белән хуҗалыктагы бар эшне дә белә идек. Ләкин иң мөһиме: без мәхәббәт, хөрмәт һәм бер-беребезгә карата кайгырту булган, һәрвакыт тыныч, яхшы атмосфералы гаиләдә үстек. Мин әти-әниемнең бер генә тапкыр да талашканнарын хәтерләмим.

Без сеңлем белән берәр гаепле эш эшләгәндә, әтием генә катырак тон белән дәшәргә мөмкин иде. Ләкин бу очракларда да ул тыныч кала белә һәм безгә беркайчан да җәза бирми иде. Безнең өчен иң куркыныч җәза – әтинең башын селкеп, авыр сулап куюы иде. Хәзер инде аерым торсак та, без әти-әниебез һәм сеңлем белән бер-беребезгә ярдәм итешеп яшибез. Мәктәптә бик яхшы укыуыбыз, аннары югары уку йортларына бюджет урыннарына җиңел генә керүебез гаҗәп түгел.

Беренче ирем Володя белән мин 3нче курс студенты булганда таныштым. Гомумән, шуны әйтергә телим: без балачактан ук Вероника белән матур кызлар булып үстек. Мин моны мактанып әйтмим, тәрбиячеләр дә, укытучылар да, күршеләр дә, гомумән, безнең белән очрашкан һәркем, безне күргәч: «Нинди матур кызлар үсеп килә», – дип әйтми калмый иде. 6нчы-7нче сыйныфларда укыганда ук, минем арттан малайлар йөри башлады. Без, мөгаен, әниебезгә охшаганбыздыр, ул бик матур, чөнки аның нәселендә берничә милләт катнашкан. Әниебез – әле дә бик затлы һәм матур хатын-кыз, аңа үз вакытында актриса булырга кирәк булган. Мәктәптә укыганда мин артымнан йөргән барлык малайларны да яныма якын китермәдем. Студент булганчы, беркем белән дә дус булмадым.

Беренче ирем Володя белән без укыганда таныштык, ул соңгы курста иде. Мин аңа гашыйк булуымны яшермим, ул да миннән күзләрен алмады. Мин 4нче курста укыганда без өйләнештек һәм аның әти-әнисе белән бер фатирда яшәдек. Бу – безнең аерылышуыбызга зур йогынты ясагандыр да. Университетны тәмамлаганда, мин инде балага уздым, ә Володя эшләде. Без бик яшь идек, бәлки шуңадыр да, кызыбызга 3 яшь булганда, безнең арада проблемалар башланды.

Юк, мин, гомумән, бәхәсләшергә яратмыйм, әти-әнием мине шулай тәрбияләде. Мин, ниндидер каршылыклар башлангач, бернәрсә дә әйтмәскә тырышам, бары тик үз-үземә бикләнәм һәм дәшмим. Ә Володяның бу ачуын чыгара иде.

Кызыбыз елый, йоклар алдыннан кәефсезләнә, Володяның әти-әнисе баланы тынычландырырга куша. Володя миңа кычкыра, ә мин тыныч кына кызымны кулыма алам һәм баланы да, иремне дә тынычландырырга тырышам. Мондый очракта мин тагын нәрсә эшләргә тиеш идем?! Ә Володя миңа ярдәм итәсе урынга миңа кычкыра башлый, бу исә кызымны тагын да куркыта иде.

Аннары ул, гомумән, кайдадыр тоткарлана башлады, мин моңа да бер сүз дә әйтмәдем. Бала елавына түзә алмыйдыр, дип уйладым, чөнки ир-атларның бит күбесе шундый. Менә шулай яшәдек – ул эшләде, кичләрен еш кына кайдадыр югала иде, ә мин кызымны карадым. Берникадәр вакыттан соң Володя миңа башка хатыны булуын һәм минем белән аерылышырга теләвен әйтте.

Ә мин бит аны бик нык яраттым, аңа бер тапкыр да начар сүз әйтмәдем. Ул миңа, безнең характерларыбыз туры килмәвен, минем аңа каршы дәшмәвем аның ачуын китерүен һәм, гомумән, минем салкын, аңлашылмый торган кеше булуымны әйтте. Без аерылыштык, һәм мин кызым белән әти-әнием янына күчендем. Бер сүз дә әйтмичә, мөнәсәбәтләрне ачыкламыйча, мин җыендым да чыгым киттем. Аерылышуыбыз озакка сузылды, чөнки гаиләдә кечкенә бала бар иде, шулай да без аерылыштык. Володя алиментны һәрвакыт түләп барды һәм әле дә кызына ярдәм итеп тора. Сүз уңаеннан, ул шул хатын белән әле дә бергә яши.

2 ел да вакыт үтмәде, мин Анатолийга кияүгә чыктым. Ул миңа үлеп гашыйк булды, ә мин үземне яратырга рөхсәт иттем. Анатолийның үз фатиры бар иде, әти-әнисе – шактый гына хәлле кешеләр. Ул вакытта барысы да яхшы иде кебек: без Анатолий белән талашмадык, бер-беребезне ярты сүздән аңладык, әмма мин аны Володя кебек яратмадым. Берникадәр вакыттан соң, Анатолий өйгә эчеп кайта башлады. Мин аңа кычкырмадым, чөнки талашырга яратмыйм. Үзе барысын да аңлар да, бу начар гадәтен ташлар, дип көттем. Ләкин иртәдән үк исереп, миңа беренче тапкыр исерек килеш ташлангач, мин, кызымны алып, әти-әнием янына кайттым. Миңа кул күтәргән кешене кабул итә алмыйм һәм мондый хәлгә түзгән хатыннарны да аңламыйм.

Шуннан соң мин тагын кияүгә чыгарга ашыкмадым, әмма «гражданлык» никахлары белән яшәвемне дә яшермим. Ләкин 2 елдан артык минем белән беркем дә яши алмады –мин ни өчен икәнен аңламыйм. Һәм бу ир-атлар арасында бик яхшылары да бар иде, шулар арасыннан кайберләрен мин үзем ташлап киттем, ләкин күпчелек очракта миннән киттеләр.

Мин аңлый алмыйм – ни өчен шулай? Мин беркайчан да кычкырмыйм, беркайчан да үземне тупас тотмыйм, көнләшеп тавыш чыгармыйм, һәрвакыт тәмле пешерәм, өйне чиста тотам – аларга тагын нәрсә кирәк?! Минем элеккеге ирләремнең барысы да диярлек минем белән күңелсез һәм минем салкын булуымны, минем һәрвакыт дәшми калуым аларның чыгырын чыгаруны әйтте. Ләкин мин шулай тәрбияләнгәмен, әти-әнием безне тынычлыкка өйрәтте. Мин тавыш күтәрү, кычкыру һәм сүгенүне кабул итә алмыйм.

Минем 2 дустым бар, аларның икесе дә – гаилә тормышында минем капма-каршым. Берсе хәтта безнең алда да иренә кычкыра, аңа сүгенү сүзләрен яудыра. Алар инде 20 елга якын бергә яши, берсенең 2, икенчесенең 3 баласы бар.

Мин ир-атлардан сорарга телим – сез шундый хатын-кызларны гына яратасызмы әллә? Кычкырулары, сүгенүләре, хөрмәт итмәүләре сезгә ошыймы? Сезгә шундый хатыннар кирәкме? Шундый чибәр, тәртипле, тыныч, кайгыртучан хатыннан ни өчен ир-атлар кача? Дөресен генә әйткәндә, миңа бик авыр һәм мин моны аңламыйм. Кешеләрнең, бигрәк тә ир-атларның фикерләрен беләсем килә…»

«SAKHAPRESS»тан тәрҗемә ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100