«ВКонтакте»дагы пабликларның берсендә гел ирләрне тәнкыйтьләп яза торган бер хатын белән язышып киттек. Язышуыбыз, дөресен әйткәндә, талаштан башланды, дияргә була. Ирләрне тәнкыйтьләп язуына җавап итеп кирерәк фикер куйган идем, үземә ябышты. Башта төркемдә языштык, аннары «личкага» күчтек. Минем чит кеше белән бер дә юкка начар мөнәсәбәттә каласым килми иде, аның белән аңлашырга тырыштым. Рәхмәт, адекват булып чыкты ул. Дуслаштык дияргә дә була. Аның язганнарын сезгә дә тәкъдим итәм.
«Миңа 38 яшь. Башкортстанның бер матур авылында тудым, шунда үстем. Өйдә безне әти-әниебез тырышып, динле, әдәпле итеп тәрбияләде. Әти-әни миңа да, сеңлемә дә бар тормышын багышлап үстерде. Авыл халкы һәрвакыт безне мактап торды: «Сезнең кызлар бик чибәр, уңганнар!» – дип, һәркем соклана иде. Без кечкенәдән эшкә өйрәнеп үстек, әни гел өйрәтә торды: ашарга пешерү, тегү-чигү, йорт эшләре – барысы да кулдан килә иде.
Күңелгә иң нык кереп калган нәрсә – аларның бер-берсенә карата булган мәхәббәте һәм хөрмәте. Алар беркайчан да безнең алдында кычкырышмады, гауга чыгармады. Әти катырак сүз әйтсә дә, ул бары тик җитдилек белән генә була иде, безне беркайчан да рәнҗетмәде. Шундый тыныч һәм тату гаиләдә үстек. Әти әллә нигә бер эчеп кайтканда да әни тавыш чыгармый иде. Без өйдә булмаганда орыша иде, без кайткач, аларның талашканнарын сизә генә идек.
Минем башта ук Казанга китәсем килде. Әти-әни каршы иде, үзләренә якын урында калдырырга теләделәр, әмма минем теләгем катгый булгач, кырт кисеп каршы төшмәделәр. Аларның «миңа саклап торган» кияүләре дә бар иде – авылда минем арттан йөргән бер егетне гел мактыйлар иде: «Менә ул укытучы була, син дә укырсың шунда, авылга кайтырсыз...» Ул егет чыннан да укытучы булды, дөрес, авылга кайтмады, район үзәгендә калды. Әмма, чын дөресен генә әйткәндә, миңа ул егет белән күңелсез иде. Егет янып торырга тиеш! Кеше аркылы «записка» җибәреп «свиданиегә» чакырган егет егетмени инде ул.
Мин теләгемә ирештем, Казанга укырга кердем. Әмма бәхетем булмады. Рәсми рәвештә 3 тапкыр кияүгә чыктым, болай яшәп караганым да булды, шуны сорыйсым килә: бу ирләргә нәрсә җитми?
Тормышка чыгуның башы һәрвакыт матур башлана, ләкин, ни өчендер, ахыры бер үк сценарий буенча тәмамлана.
Беренче ирем Раил белән студент чакта ук таныштык. Мин аңа үлеп гашыйк булдым, ул да мине яратты кебек. Ләкин никахта барысы да үзгәрде. Без студентлар идек, аның әти-әниләре белән бер фатирда яши башладык. Мин һәрвакыт тынычлык яратам, конфликтлардан качарга тырышам, аны да шуңа өндәдем. Ул шушы тынычлыкка өндәүгә чыдый алмады. Әти-әнисе безне өйрәткәндә, ул каршы әйтә иде, мин исә дәшмәдем. «Син минем белән түгел», – ди иде, ничек инде мин кайнанам һәм кайнатам белән талашыйм, ди? Аларның фатирларында яшибез, алар акчасына яшибез. Алар да тыгылмаса, яшәр дә идек анысы... Әмма безне аның әти-әнисе өйдән куа башлады, «аерым яшәгез» диделәр. Ә иремнең китәсе килми, «нинди акчага яшибез» ди. Минем көн-төн тавышлы гаиләдә яшисем килмәде. Ахыр чиктә мин үзем генә чыктым да киттем. Аллага шөкер, дип әйтә алам, әни дә: «Ходай үзе шулай кушкандыр», – ди, минем паспортка «кияүгә чыкты» дигән штамп сукмадылар.
Икенче тапкыр кияүгә чыкканда да мин бик бәхетле булырмын кебек иде. Мин бу юлы инде аңлап, үземне хөрмәт иткән кешегә чыктым. Әле яши генә башлаган идек. Кызыбыз туды. Бу ирем дә конфликтларда минем дәшми калуымны аңламады. Бервакыт ул да миңа: «Син артык салкын, минем белән юньләп сөйләшмисең», – диде. Аннары үзенең башка хатын-кыз белән булуын әйтте. Күңелемне җимереп, ташлап китте. Мин кызым белән ялгыз калдым. Ул бернинди гаугаларсыз алимент түләде, кызыма да ярдәм итте, әле дә очраша. Әле дә безнең арага кергән хатын белән яши.
«Татар ирләре шундый алар», – ди иде гел эштәге танышым. Ул үзе рус кешесендә кияүдә, ирен мактап туя алмый, бик дус гаилә. Әллә шуңа инде, мин, 2 ел узгач, яңадан кияүгә рус кешесенә чыктым – бу юлы Анатолийга. Ул миңа онытылып гашыйк булды, ә мин аңа үземне яратырга рөхсәт иттем генә. Анатолийның үз фатиры бар иде, әти-әнисе дә шактый хәлле. Барысы да яхшы кебек иде: безгә бер-беребезне аңлау өчен сүзләр кирәкми иде, тавышланмадык та. Ләкин мин аны Раилне яраткан кебек ярата алмадым. Күңелемдәге хисләр җитәрлек дәрәҗәдә көчле булмады.
Бераз вакыттан Анатолий өйгә еш кына бераз эчеп кайта башлады. Мин аның бу гадәтен аңлап, тыныч кына кабул итәргә тырыштым: олы кеше, үзенә үзе җавап бирә, дип уйладым. Ләкин хәлләр көннән-көн начарая барды. Бер иртәдә ул махмырдан баш күтәрә алмый ятты. Аннары да эчеп кайткач, мин, моңа чик куярга кирәк дип, тавыш чыгардым. Ә ул миңа сукты. Бу – соңгы чик булды. Мин сабыр итеп тормадым: кызымны кочагыма алдым да әти-әни йортына кайтып киттем. Минем өчен бу хәл – иң зур түбәнлек. Ничек инде мин берәүгә үземә кул күтәрергә ирек бирим? Мин андыйларны аңлый алмыйм, һәм түзеп торучы хатын-кызларны да аклап булмый.
Аннары мин кияүгә чыкмадым. Башта яшәп карыйм, дип уйладым, яшәп китсәк, никахны теркәрбез, дип уйладым. Әмма бер кеше белән дә ярты ел да яши алмадым.
Мин аңламыйм: һәр никахта да, яратмаган очракта да, хөрмәт иттем, гаиләмне сакларга тырыштым. Ләкин, ни өчендер, барысы да мине ташлап китә. Язмышның серле сынавы, ахрысы...
Хәзер инде мин үземне гаепле дип саныйм. Мин нинди хата җибәрдем соң? Һәрвакыт тыныч, тыйнак булырга тырыштым, һәр ир белән ягымлы мөгамәләдә булдым, әмма нигә алар барысы да кача? Алар, гадәттә, бер үк нәрсә әйтәләр: мин артык тыныч, тормышым күңелсез, аларга шундый тыныч хатын белән яшәү авыр икән. Минем дәшми калуым, тавыш күтәрмәвем аларны ярсыта, ә миңа моны үзгәртү авыр, чөнки мин шундый гаиләдә үскәнмен.
Минем 2 якын дустым бар, алар икесенең дә гаиләләрендә бөтенләй башкача. Алар пыр тузып талашалар. Берсе иренә кычкыра, хәтта безнең янда да аның белән тупас итеп сөйләшә, ләкин ире түзә. Аны хурлый да, ләкин бергә торалар.
Менә шуңа күрә мин ирләрдән сорар идем: нигә сезгә кычкырып торучы хатыннар ошый? Тынычлык кирәкмиме сезгә? Минем кебек матур, тәртипле, сабыр, хуҗабикә хатынны нигә ташлап китәсез?
Бу сораулар мине даими җәфалый. Әле дә күңелемдә рәнҗеш бар, ләкин мин җаваплар таба алмыйм. Нигә шулай, нәрсә җитми?
Хәзер менә яңадан берүзем калдым. Сәер хәлләр бит бу, ни өчен бер дә бәхет тапмыйм? Ирләр ни өчен минем белән озак тора алмый, мине ташлап китә? Бәлки, мин үземдә гаеп эзләргә тиешмендер?
Күңелем тулган, белмим нәрсә эшләргә... Төркемнәрдә утырып язышуым да күңелем тулганнан гына... Анда ирләрне тәнкыйтьләвем дә чын күңелдән түгел бугай инде ул, шул рәнҗеш, үпкә...»
ЯзарЧагым