Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нигә юлга чыгарга?» Казан-Чаллы трассасындагы күренешләрне коточкыч дип бәялиләр

Социаль челтәрләрдә республиканың төп трассасындагы видеолар пәйда булды.

news_top_970_100
«Нигә юлга чыгарга?» Казан-Чаллы трассасындагы күренешләрне коточкыч дип бәялиләр

«Казан-Чаллы» трассасында күз күреме берничә метр гына тәшкил итә. Бик озын «бөкеләр» хасил булган. Трассадан баручы видео төшереп элгән.

«Нигә юлга чыгарга?» дип язалар социаль челтәрләрдә.

«Без кичә авылдан кайткан идек. Кешеләр дә өйләренә кайтадыр», — дип җавап биргән берәү.

«Бу бит куркыныч! Калдырып торырга кирәк… Сәламәтлек һәм гомер кыйммәтлерәк!» — дип яза башкалары.

«Ничек инде калдырасың, балаларга мәктәпкә, үзеңә эшкә булса…»

«Кисәткәннәр иде бит. Өегездә утырыгыз».

«Кышын шулай була инде. Ә менә шоферлар әзер булмый. Кайберәүләр хәтта утларын да кушмый. Буран икәнен дә аңламыйлар, куып узып китәргә маташалар».

«ВКазани поймут» төркемендә көндез үк юллар коточкыч иде, кыска гына юл аралыгында 8 авария дип яздылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100