Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Нигә ташлаган икән?": Испаниядә яшәүче Ирис-Фәридә биологик әнисен Татарстаннан эзли

"Нигә ташлаган икән?": Испаниядә яшәүче Ирис-Фәридә биологик әнисен Татарстаннан эзли

news_top_970_100
"Нигә ташлаган икән?": Испаниядә яшәүче Ирис-Фәридә биологик әнисен Татарстаннан эзли
Испаниядә яшәүче Ирис исемле кыз үзенең биологик әнисен эзли. 2002 елда аны яңа гаилә уллыкка алган һәм Чаллыдан Испаниягә алып киткән. Бу турыда "Челнинские известия" сайты язды.

Хәзер Ириска 19 яшь. Ул үзен тудырган әнисен һичшиксез табарга һәм аны ни өчен ташлап киткәнен аңларга тели.

Ирис үзе турында болай дип язган: "Мин 1999 елның 17 маенда тудым. Минем исемем Фәридә иде. Документларда бу исем сакланган, фамилиям - Мифтахетдинова. Әтиемнең исеме Илсур дип язылган. Мине уллыкка алган әни сүзләренчә, "Чаллы балалар йорты" белешмәсе буенча, мин җитлекмичә, җиде айлык вакытта туган. Уллыкка алганчы, өч ел дәвамында мин балалар йортында яшәдем. Мин биологик әниемнең нинди икәнен күрәсем килә. Ни өчен ул мине ташлады икән? Бу башваткычны чишеп, үземнең үткәнем турында тулысынча белер идем. Әлегә бу минем өчен табышмак булып кала. Мин русча сөйләшмим, хәзер генә телне өйрәнә башладым. Рус телле кешеләр белән аралашасым килә. Бу мәдәниятне беләсем килә". 

Испан телендә язылган бу хатны Юлия Уланова исемле кыз тәрҗемә иткән. Аның сүзләренчә, әлеге хатны Чаллы пабликларында урнаштыргач, өч хатын-кыз элемтәгә чыккан. Аларның берсе Ирисны үзенең икетуган сеңлесенә охшаткан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100