Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нигә сез шундый усал телле?» - Гөлназ Гафурованы рәнҗеткәннәр

Гөлназ Гафурова сүзләрне уйлап әйтергә киңәш итә.

news_top_970_100

Җырчы балаларга әкият сөйләгәнен видеога төшереп, Инстаграм битенә урнаштырган. Интернет начар эшләү сәбәпле, әлеге пост соң куелып беткән. Әлеге постның урнаштырылу вакыты бер инстачыда ризасызлык тудырган.

«Йокларга бик соң ятасыз, бу вакытта балалар әкият тыңлап утырырга тиеш түгел! Алар вакыты узды күптән!» — дип кисәтү ясаган ул җырчыга.

«Кичә сәгать кичке тугызда ук лентага әкият чыгардым. Ә ул бик соң гына куелды. Иртәнге намазга дип торганда, кереп карадым, ә ул әле генә чыккан икән. Нигә сез шундый усал телле? Нигә сез шундый? Сүзем юк. Бик рәнҗетәсез мине. Безнең интернет начар эшли. Үзегезне белегез. Ә минем балаларым инде күптәннән йоклыйлар, аларда сезнең эшегез булмасын. Үзегезнең телегезне, уйларыгызны тыегыз!

Авыз тутырып, уйламыйча язарга хакыгыз юк! Бераз уйланып языгыз. Барысы да әйләнеп кайта, әйләнеп кайтканда мине искә алыгыз. Мин адәм баласына берәр нәрсә әйтер алдыннан уйлыйм, кешене үпкәләтергә, авыр сүз белән рәнҗетергә куркам. Сез дә сүзегезне үлчәп кенә әйтегез, языгыз, зинһар», — дип җавап биргән җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 ноябрь 2023
    Исемсез
    Усал телгэ усал тел белэн жавап бирергэ кирэк дорес эшлэгэнсез
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100