Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Нигә сез барыгыз да шундый явыз?” Мәктәптә баланы иптәшләре җәберләсә, нишләргә?

Соңгы вакытта безнең тормышка “буллинг” сүзе керде. Ул “агулау” кебек тәрҗемә ителә һәм еш кына замана мәктәпләрендәге хәлне тасвирлау өчен кулланыла. 

news_top_970_100
“Нигә сез барыгыз да шундый явыз?” Мәктәптә баланы иптәшләре җәберләсә, нишләргә?

Мыскыллау корбаны булган укытучыларга, әти-әниләргә һәм балаларга нәрсә эшләргә? Бу хакта “Татар-информ”га КФУның Психология һәм мәгариф институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты Рамил Гарифуллин сөйләде.

Тискәре психологик атмосфера элиталы уку йортларында да күзәтелә. Агрессив “агулау” күренешләре мәктәпләрдә генә түгел, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында да күзәтелә. Кызганыч, Татарстан да искәрмә түгел. 

Смоленск өлкәсендә 14 яшьлек укучы кыз 19 ноябрьдә үз-үзенә кул салган. Кыз классташлары тарафыннан мыскыллауга, каныгуга гел зарланган. Начар күрү сәбәпле, инвалид булган, күзлек киеп йөргән, ә яшьтәшләре аны "циклоп" дип үртәгән. Фаҗигагә берникадәр вакыт кала кыз Владимир Путинга хат язган һәм поликлиникада санитарка булып эшләүче әнисенең хезмәт хакы түбән булуга зарланган. 

“Ни өчен сез барыгыз да шундый явыз?” – кызның “Вконтакте” челтәрендәге сәхифәсендә шундый статус язылган. Бу аның соңгы мөрәҗәгате. Әлеге эшне тикшерү белән Смоленск өлкәсе буенча Россия Тикшерү комитеты идарәсе шөгыльләнә.

Баланы мәктәптә кыерсытуның тагын бер очрагы Самара мәктәбендә көзен була. Җәнҗал үзәгендә - беренче сыйныф укучысы. Әнисе баланы ялгызы гына тәрбияли, шуңа күрә “класс ихтыяҗлары өчен” акча тапшыра алмаган. Ата-аналар комитеты үз балаларын малайга каршы котырта. Баланы читкә тибәрәләр, башка укучылар тәнәфес вакытында аның белән уйнаудан баш тарта. Ә соңыннан малайның тәнендә күгәргән урыннар да барлыкка килә башлаган, аны баш мие селкенгәнче кыйнаганнар.

“Һәрбер кеше өчен дә аның хакында башкаларның нәрсә уйлавы мөһим. Кеше эзәрлекләүгә, буллингка, гайбәткә тарыгач, җәмгыятьне үзен тискәре бәяли дип уйлый һәм хроник депрессиягә бирелә. Ул җәмгыятьтән читләшергә тырыша. Мыскыллауга, кыерсытуга дучар булган бала үзенең кирәклеген тоймый башлый. Ул яшәү шатлыгын җуя, депрессия барлыкка килә”, - дип сөйләде Рамил Гарифуллин.

Психолог Самарадагы очракка карата да фикерен белдерде. "Ата-аналар финанс хәлләрен балалары ярдәмендә хәл итә икән, бу аларның тулысынча җавапсызлыгы турында сөйли. Балалар зурларның уен корбаны була икән, бу инде афәт".

  • Буллинг (инглизчә bullying) — коллективның бер әгъзасын кыерсыту. 

Казан мәктәпләрендә буллинг

Рамил Галифуллин Казан мәктәпләрендәге психологик климатны тикшергән. Анда Идел буе, Вахитов һәм Яңа Савин районнарыннан 620 мәктәп укучысы һәм 635 ата-ана катнашкан. Сораштыру үткәрүнең сәбәбе: укучыларның өйдә белем алу теләге арту.

“Мин сораштырган барлык балаларның 11-16 проценты буллинг аркасында өйдә укырга тели. Ә 10-11 процент мәктәп укучысы класстагы социаль-психологик факторның тискәре булуын әйткән. Димәк, һәр унынчы укучы классташлары белән үзара мөнәсәбәтләрдән канәгать булмаудан һәм буллингтан газап чигә”, - диде Рамил Гарифуллин.

Сораштыруда катнашкан укучыларның 82 проценты көн саен буллинг булыр дип көтеп яши. Бу балалар корбан түгел, ләкин бу күренеш булырга мөмкин дигән шартларда һәм үзләренә карата кимсетү булмасын өчен тырыша. Бу үз статусың өчен көндәлек көрәш.

"26 процент ата-ана баласының мәктәптә нинди психологик халәттә булуыннан, кызы яки улының буллинг корбаны булу-булмавыннан хәбәрдар түгел. Алар хәтта бу мәсьәлә белән кызыксынмый да икән. Тикшерү вакытында мин мәктәпләрдә буллерлар (балаларны кимсетүне оештыручылар – ред.) барлыгын белдем һәм аларның әти-әниләре белән аралаштым. 96 процент ата-ана үзенең баласының буллер икәнен белмәгән”, - дип сөйләде психолог.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Казан мәктәпләрендәге психологик климатка бәя бирелде. Һәм бу бәяләмә негатив. 71-76 процент баланың төрле сәбәпләр аркасында гомумән укырга теләмәве ачыкланды.

Кимсетү сәбәпләре

Корбан позициясе. Укучылар өйдәге тәртипне класска кертә. Әгәр бала өендә әтисе яки әнисе тарафыннан агрессиягә түзеп яши икән, аның өчен мыскыллауга, кимсетүгә түзеп, сабыр итеп яшәү норма булып санала. Бу укучы кимсетү белән көрәшми дә. Буллингка гомуми нормалардан читләшкән “ала каргалар” еш эләгә. Мисал өчен, болар икенче мәктәпләрдән күчкән укучылар булырга мөмкин.

“Көчсезрәк булган кеше түгел, ә җавап кайтара алмаган корбан була. Буллинг ике юл белән хәл ителә: качу яки көрәшү. Күп балалар мәктәпләрен алыштыра, ләкин бу һәр очракта да проблеманы чишәргә ярдәм итми”, - ди Рамил Гарифуллин.

Буллер. Кимсетү, мыскыллауны һәрвакытта да психик үсеше артта калган балалар гына оештыра дип уйлау хата. Бу балалар яхшы интеллеклы булырга мөмкин. Әмма аларның өйләрендәге психологик атмосфера дөрес түгел. Баланы өйдә яратып бетермиләр, аларга игътибар итмиләр. Балада агрессия һәм ачу җыела. Бу тискәре эмоцияләрне ул укучылар яшьтәшләренә чыгара. 

Кайбер балалар кимсетү корбанына әйләнүдән куркып буллерга әйләнә.

“Иң төп бәла - әти-әниләрнең үз балалары беләндус булмавында. Шуңа күрә балалар аларга мөрәҗәгать итми, чөнки алардан ярдәм, терәк тапмасына ышана. Буллерга ачу белән карарга кирәкми. Аның шәхесе белән тирәнтен эшләү кирәк. Аның невротик икәнен, өендә каршылыклы мөнәсәбәтләрдә булуын аңларга кирәк”, - диде әңгәмәдәш.

Укытучыларның хатасы

Рамил Гарифуллин хәзерге мәктәпләрдәге укытучыларны буллинг инициаторлары дип саный. Укытучы – ул лидер, һәм аның бәяләмәсе барлык укучылар тарафыннан да исәпкә алына. Әгәр укучыга укытучы тарафыннан түбән бәя бирелгән икән, аны бөтен класс күтәреп алачак. Укытучы һәрчак үзен ничек тотуына һәм класста нәрсә әйтүенә бәя бирергә тиеш. Проблемалы хәл чыкса, педагог еш кына буллинг корбанын гаепли башлый.

“Педагоглар укучыларны нәрсә борчыганын белер өчен алар белән аралашырга тиеш. Класста уңай социаль-психологик атмосфера урнаштыру мөһим. Еш кына укытучылар авыр хәлдәге гаиләдә үскән буллерны җиңә алмый. 

Мәктәпләрдә финанс-коммерция мөнәсәбәтләре һәм укытучыларга басым көчәю аркасында педагогларның дәрәҗәсе төште. Укытучы абруе белән проблемаларны хәл итү авыр”, - дип сөйләде психолог.

Бик еш мәктәпләрдә буллинг проблемасын яшереп калырга тырышалар. Чөнки җәнҗал чыгарасылары һәм рейтингларда үз урыннарын югалтасылары килми. Әти-әниләр бу күз буяуны үз вакытында аңларга, ачыкларга тиеш.

Буллингка каршы тору

Балалар психологик тозакка эләккәч бернәрсә дә эшләми. Кимсетелгән бала белән психологик эш алып барылырга тиеш.  Зыян күрүче үзе белән булган хәл турында объектив кузаллау алырга тиеш. Проблеманы хәл итеп булуны аңлау мөһим. Моның өчен психологик тозактан ычкынырга кирәк.

1. Иң беренче кимсетүчене ачыкларга кирәк.

2. Психологик басымнан зыян күргән укучыга ярдәмчеләр билгеләргә кирәк. Бу - аны хөрмәт иткән һәм бәяләгән кешеләр. Әти-әни, укытучы, психолог, абруйлы дус булырга мөмкин.

3. Алга таба агрессорны сөйләшүгә, класс алдында фикер алышуга чыгарырга кирәк.

4. Бу диалогны аралашуга корырга кирәк. Шул вакытта класстагы башка балаларның буллердан курыкмавы һәм аңа теләктәш булмавы ачыкланачак.

5. Буллинг корбанының абруен күтәрергә кирәк. Классташлары аны нәрсә өчен дә булса бәяли башлачак: ниндидер таланты, күнекмәләре, казанышлары өчен.

Практикадан мисал

Рамил Гарифуллинга физика-математика юнәлешендәге мәктәптә укучының әнисе мөрәҗәгать иткән. Класстагы буллер аңа суккалаган, мыскыллы сүзләр әйткән. Кимсетелгән малай бу мәктәптә яңа укучы булган. Аңа бойкот игълан иткәннәр һәм акча талаганнар.

“Башта мин малай белән эшләдем, буллер белән ничек дөрес аралашырга икәнен һәм алга таба нәрсә эшләргә икәнен аңлаттым. Нәтиҗәдә, ул ике тапкыр җавап кайтара алган. Тик бу гына җитәрлек булмаган, буллер киләсе очрашуга ике дустын ияртеп килгән. Ләкин шуннан башлап корбанга карата мөнәсәбәт үзгәргән. Зыян күрүче пассив булудан туктаган, ситуация үзгәргән. Мин мәктәп директорына шалтыраткач, ул барысын да белә булып чыкты”, - дип сөйләде Рамил Гарифуллин.

Буллерның өендә начар психологик климат булганы, әти-әниләренең проблемалы булуы ачыклана. Әлбәттә, ул бер сәгать эчендә генә кабаттан тәрбияләнә алмый. Ләкин психолог егет белән стрессотерапия уздырган. Яшүсмер үзенең киләчәк тормышы турында уйланган һәм тәртибен үзгәрткән. 

Буллинг корбаны булган егет тә зур гына шәхси үсеш мәктәбе узган.

Әти-әниләргә киңәшләр

Әти-әниләр үз балаларына дус булырга тиеш. Күңелләрендә нәрсә бар икәнен аңлау өчен, яшүсмерләр белән аралашырга кирәк. Әниләр, әтиләр үз борчуларын балалары белән бүлешергә тиеш. Зурлар баланың кәефенә генә түгел, ә аның йокысына һәм аппетитына да игътибарлы булсыннар. Әгәр бала күңеленнән газаплана һәм үз хисләрен белдерми икән, бу - проблема. 

Ата-аналар баланың кешелеген бетерергә тиеш түгел. Гаиләдә әти һәм әни арасындагы мөнәсәбәтләрдә тынычлык хакимлек итсен. 

“Читтән карап карагыз – сезнең балагыз никадәр бәхетле. Проблемалы хәл килеп чыкканда бөтен җаваплылыкны укытучыларга гына аударып калырга кирәкми. Нәрсә генә булса да әти-әниләр, буллинг проблемасын хәл итү юллары барлыгын тирәнтен аңларга тиеш”, - диде Рамил Гарифуллин.

Зурларны кимсетү һәм кибербуллинг

“Кимсетүгә” мәктәп укучылары гына түгел, аларның әти-әниләре дә, укытучылар да юлыга. Кайбер әти-әниләр, ата-аналар комитетын корал итеп, атмосфераны “агулый” һәм бу җитди проблема. Зурлар мәктәпнең белем бирү урыны икәнен оныта. Ата-аналар комитеты әгъзалары коллегаларына каршы көрәшә башлый. 

“Бу зурлар арасындагы аңлашылмаучанлыклар һәм мәктәпнең монда катнашы юк. Мондый очракларда барлык ата-аналарны мәктәптә гомуми җыелышка җыярга һәм әлеге фактларны фаш итәргә кирәк”, - диде психолог.

Олы кешеләргә карата кибербуллинг (интернетта “агулау”) – җитди проблема, ул хәтта суицидка да китерергә мөмкин. Бүген кибербуллинг конкуренция көрәше чарасы булып китте. Ул җәмгыятьтә деструктив мәдәниятнең бер өлеше. Кызганыч, Россия тулысынча тышкы сәяси “агулау” халәтендә, дип әйтте психолог. 

Ил эчендә дә төрле институтлар конкуренциясе күзәтелә, шул сәбәпле сәяси һәм икътисади буллинг та бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100