Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нигә мин синең күршең түгел икән?» - Рамил Әйметдинов балконда концерт куйды

Рамил Әйметдинов барлык өйдә утыручы кешеләр өчен беренчеләрдән булып балконда концерт куйган. Җырчы 12 телдә җырлар башкарган.

news_top_970_100
«Нигә мин синең күршең түгел икән?» - Рамил Әйметдинов  балконда концерт куйды
Расих Фәсхетдинова

3 апрель Казан шәһәренең Чистай урамында яшәүчеләре өчен чын бәйрәмгә әверелгән. Яшь җырчы Рамил Әйметдинов барлык аппаратураларын урнаштырып, флейтада уйнаучы музыкант Натана белән берлектә күршеләре өчен балконда концерт куйган. Төрле телләрдә җырлар башкарган ул. Тамашачылар балконнарына чыгып, әлеге чарадан тамаша кылганнар, алкышлаганнар, «браво» дип кычкырганнар.

«Балконда беренче концерт. Дәвамы бар», — дип язган Рамил Әйметдинов Инстаграм битендә.

Инстачылар җырчыны мактарга керешкәннәр, рәхмәт сүзләре җиткергәннәр, тагын кайчан шундый концерт булуы хакында кызыксынганнар.

«Нигә мин синең күршең түгел икән?», «Шәп уйлагансыз! Күңелләрем әллә нишләп китте. Күздән яшьләр чыга. Әллә нинди әйбәт кешеләр бар инде бу дөньяда! Кешенең күңелен күргәнсез. Рәхмәт. Изгелек җирдә ятмый, үзегезгә әйләнеп кайтыр. Бәхет, сәламәтлек телим сезгә», «Балкон булгач, заллар да тутырасы түгел, аренда өчен дә түлисе юк», — дип язган җырчының виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100