"Нигә әле мин гомеремне өч тиенлек кешеләргә әрәм итәргә тиеш?" Җырчы Нурзадә үзен тәнкыйтьләүчеләргә ачынып җавап бирде
Нурзадәне һәрвакыт бертөрле итеп елмаюда һәм тагын әллә нәрсәләрдә гаеплиләр.
"Сәлам барыгызга да. Менә шундый инде минем елмаюым, нәрсә эшлим соң? Кайберәүләргә минем елмаюем ошамый икән, миңа "нигә һәрвакыт бертөрле елмаясың" дип язалар.
Ошатмасагыз, карамагыз, тагын нәрсә диим инде. Мин бит сезне мәҗбүр итмим.
Тагын минем маңгай чәчем ошамый икән. "Инде олыгаерга вакыт", диләр. Баксаң, челка белән балалар гына йөри икән.
Бәлки, миңа чәчне пеләшкә алдырыргадыр? Ул кешенең куанычын күз алдына китерәм инде.
Тагын минем күзләремнең моңсу булуы ошамый икән.
Миңа хәтта көлке. Чынлап! Ничек телим, шулай яшим. Нәрсә телим, шуны киям. Ничек килеп чыга, шулай елмаям. Ә күзләрем... бәлки, әлегә, хәзерге мизгелдә, моңсудыр. Бәлки тормышымда ниндидер үзгәрешләр булса, күзләр дә яна башлар. Әлегә шулай. Мине ничек бар, шулай кабул итегез.
Бу нормаль тәнкыйть булса, аны модада, яңа тенденцияләрдә судагы балык кебек йөзгән кешеләр язса, аңлар идем инде.
Мин тәнкыйтьне яхшы кабул итәм, үз-үземне дә тәнкыйтьлим.
Ә монда кемнең эше юк - шулар яза!
Әлегә түзәм, әмма түземлек чиксез түгел. Тотармын да, сезгә дә "матур сүзләр" язармын әле менә! Хәер, нигә әле мин үземнең бәһасез вакытымны, гомеремне өч тиенлек кешеләргә әрәм итәргә тиеш? Менә бүгенге кебек. Гаҗәпләнмәгез. Минем бар да яхшы, Аллага шөкер. Барыбер барыгызны да яратам!" - дип язган Нурзадә.