«Нигә килдең инде, авылыңда гына ят тынычлап!»
Дамирның да әнисен күргәч чырае җимерелде, күз карашына нәфрәт чалымнары чыкты. Ул әнисенең исәнләшүенә салкын гына җавап кайтарды, әнисен фатирга чакырды, ә үзе аңа күтәрелеп тә карамыйча кухняга кереп китте. Үзенең бөтен кыяфәте белән Дамир әнисенең юкка килеп йөрүен аңлата иде.
Гөлмәрьям карчык шәһәргә китәргә автобус көтеп, тукталышта як-ягына каранып басып тора. Карчык шәһәрдәге улын, оныгын һәм аның гаиләсенең хәлен белеп кайтырга теләде. Бик күптәннән, биш ел күрешкәннәре юк шул. Ире Зариф карт вафатыннан соң Гөлмәрьям балалары белән күрешмәде. Моның сәбәбе карчыкта түгел иде, ул балаларын-оныкларын элеккечә кунак итәргә бик ярата, әмма аларның гына әбиләренең хәлен белергә вакытлары юк, баш-аяклары белән эшкә чумганнар…
«Ә бит кайчандыр өебез кунаклар тавышыннан шау-гөр килеп тора иде. Әле Дамир улымның дуслары кура җиләге ашарга керә, әле Фаилнекеләр… Һәрберсенә урын табыла иде. Ә хәзер барысы да эш-эш дип чаба, сүзләре дә гел шул эш турында», — дип авыр сулап куйды карчык үткәннәрне уйлап.
Ире Зариф үлгәннән соң Гөлмәрьям үзе генә яши. Әле әтисе үлеменә кадәр үк Дамир бердәнбер улы Фаилне шәһәргә алып китте, малай шунда үсте, укыды. Ялгызы калгач та карчык моңсуланып, бик сагышланып ятмады, ишегалды тутырып терлек-туар, кош-корт асрады. Бакчасында яшелчә, җиләк-җимешләр үстерде. Җимеш бакчасын да тәрбияләп, карап кына торды. Гөлмәрьям карчыкның йорты, каралты-курасы һәрвакыт нык, чиста-пөхтә, караулы булды. Мәрхүм Зариф картның да ихатадагы тәртипсезлекне җене сөйми иде, йорт тирәсенең пөхтәлеген гел карап торды, бөтен эшне дә үзе эшләде. Гөлмәрьям дә аңа гел ярдәм итеп торды. Тол калгач та, кечкенә генә йортын кулыннан килгәнчә карап, тәрбияләп торырга тырыша.
Оныгы Фаил дә үсеп җитте, өйләнде, күптән түгел баласы да туды. Әмма ул да кайчандыр туган ягы дип санаган авылга кайтырга ашкынып тормый шул. Хатыны да әллә кайдагы эт олаккан караңгы авылга кайтып йөрү яклы түгел. Үзе шулай дип әйткән, диделәр. Оныгының баласын әле күрмәде дә Гөлмәрьям карчык. Улы һәм оныгы әбиләренең пенсиясенең аз булуын белә иде, шуңа күрә аның картасына еш кына акча салып тордылар.
«Нишләп шулай күп җибәрәсез, нигә миңа ул кадәр акча, балакайларым? Мине җиркәем туендыра бит, итем, сөтем үземнеке, тавыкларым йомырка салып тора. Миңа балаларым янында утырып тору, нәни оныкчыгымны карау да җитә бит. Безнең кебек карт-корыны ешрак искә алсагыз иде дә соң. Телефоннан гына хәл белешеп түгел, ә кайтып, кара-каршы утырып, рәхәтләнеп сөйләшүгә ни җитә соң? Аңламыйсыз шул, яшьләрне тыңлатып буламыни… Бик акыллы, мөстәкыйль шул алар. Беркемне тыңларга теләмиләр. Ярар, нишләтәсең инде, үзләре әйбәт кенә булсын», — дип уйланды карчык.
Фаил ниндидер чит ил компаниясендә эшли иде. Еш кына командировкаларга китә. Хезмәт хакы ипотека кредитын тиз арада түләп бетерергә ярдәм итте. Аның хатыны, шәһәр кызы Аделина иренең туганнары турында кызыксынуы, хәлләрен белешүне кирәк тапмады һәм кунакка килә калсалар, үзенә алдан хәбәр итүне таләп итә иде.
«Фаил, мин бит бөтен эшемне ташлап, аларны каршыларга йөгерә алмыйм. Хәзерге заманда кунаклар киләселәрен алдан кисәтеп куярга тиеш. Ә минем башка планнарым булса яки берәребез авырып киткән булса?» — дип канәгатьсезлек белдерде яшь хатын.
Фаил мондый мөнәсәбәтләргә каршы килмәде, җитмәсә ул үзен Аделина алдында гаепле тоя иде. Ир иртән эшкә киткәндә нәни улы Денис йоклый, кич эштән кайтканда да йоклап киткән була. «Улым балалар бакчасына яки мәктәпкә китмичә, аның белән очраша да алмам инде», — дип шаяртып та ала иде яшь әти. Чөнки ул вакытта баласын илтергә, кире алып кайтырга туры киләчәк бит.
Гөлмәрьям карчыкның улы Дамир шәһәрнең тыныч кына районында, әмма бик яхшы фатирда яшәп ята. Улы өйләнгәннән соң аның белән күрешкәне дә юк диярлек, чөнки аның килеп йөрүләре килененә бик ошап бетмәгәнен сизгән иде. Фаил белән шалтыратышып сөйләшә, телефоннан гына оныгының хәлләрен белешә Дамир. Фаил дә хатыныннан ишеткәннәрне генә сөйли иде әтисенә, чөнки үзе дә улын көннәр буе күрми диярлек.
«Денис кашык тотарга өйрәнде, хәзер үзе ашарга тырыша. Боткасының яртысы идәнгә чәчелеп бетә, бите, колаклары боткага батып бетә, әмма үзе ашый инде шунда. Әнисенә дә кашыгын бирми. Кулына ябыша да, кашык бирүләрен таләп итә», — дип сөйли Фаил әтисенә. Ә Дамир оныгының ниләр кыланганы күз алдына китереп елмаеп-көлеп утыра.
«Үзеңә охшаган инде, — дип көлде бабай. — Син дә үҗәт идең, улың кебек яшьтә кашык тотып ашарга өйрәндең», — дип елмайды әтисе.
Биш минут чамасы сөйләшкәч улы: «Әти, гафу, монда минем янга керделәр. Эшләр турында сөйләшәсе бар. Соңрак шалтыратам», — дип трубкасын куя иде.
Гадәттә, ул кире шалтыратмый иде, әтисе дә аның хәлен аңлый. Ул бит хәзер үзе дә гаилә башлыгы булды, зур коллектив белән дә идарә итә. Җаваплылык зур анда, юк-бар сөйләшүләргә вакыты да юк.
Дамирның хәтеренә әнисенең елмаюдан балкыган, нурлы, җыерчыклы йөзе килде. Ул Фаил кечкенә куллары белән стенага тотынып яки ике кулын самолет канаты кебек як-якка җәеп тәпи йөрергә өйрәнгәндә шулкадәр яратып карый иде оныгына. Әнисе белән күрешмәгәнгә күпме гомер узган инде…
«Кызык, ничек яшәп ята икән анда әни. Шалтыратып алырга яки кайтып килергә кирәк әле», — дип уйлап куйды ир.
Әмма күңел түрендә моны эшлисе килми иде аның. Ул электән үк әнисе аның тормышына кирәгеннән артык тыкшынды дип уйлый. Кем белән аралашуын, кем белән аралары бик үк барып чыкмаганын, кая һәм нигә барганын гел төпченеп торды. Дамир үз-үзен белә башлаганнан бирле әнисенең шушы туктаусыз сорау алулары өчен үпкәли иде. Инде зур үскән улына үзе дә шундыйрак сораулар бирә башлагач мондыйрак җавап ишетте:
«Әти, күпме мөмкин инде? Минем үз тормышым, мине гел тикшереп торудан тукта инде. Үз эшләрең белән шөгыльлән», — диде аңа улы.
Дамирга мондый сүзләрне ишетү бер дә күңелле булмады һәм беренче тапкыр шул вакытта ул аталар һәм балалар арасындагы проблеманың беркая да юкка чыкмаганын һәм беркайчан да юкка чыкмаячагын аңлады. Һәрвакыт үсеп килүче буын үзләренә тормыш биргән, күпне күргән өлкәннәргә караганда күбрәк һәм яхшырак белүләрен искәртеп торачак…
Гөлмәрьям карчык улының үзен искә төшерүен көтеп арыды. Аңа 50 яшь булса да, әнисе өчен ул тез башлары кутырлап беткән, математикадан өй эшен эшли алмый елаган сабый шул. Беркөнне түзә алмады, карчык, чоланындагы тәгәрмәчле сумкасын тартып чыгарды да юлга җыена башлады.
«Газиз балакаемны күреп кайтмыйча булмый. Ичмасам, аның белән барысы да яхшы булуын үз күзләрем белән күрим әле…» — дип уйлады ул.
Улын ниләр белән сыйлыйсын Гөлмәрьям карчык бик яхшы белә. Дамиры балачакта ук ат казылыгы, какланган каз, юкә балы, әнисе пешергән гөбәдия өчен үлеп китә иде. Әй, онытып җибәрә күрмәсен, әле тагын корт та ясарга кирәк. Әнисе оеткан катыкны да ярата инде улыкае, ләкин бу җәйге көннәрдә алып барып җиткереп булмас шул, юлда әчер катыгы… Алла боерса, анысын үзе кайткач оетып ашатыр әле. Бакчасыннан яшелчә, җиләк-җимешләр дә алыр.
Ниндидер әйтеп бетергесез алгысыну белән сумкасына күчтәнәчләрен тутырды да Гөлмәрьям карчык, күршесе Җәүдәткә кереп китте. Ул исә ишегалдында ниндидер эш белән матавыкланып йөри иде, ишегалдында иске генә «Жигули» машинасы тора. Уллары күпме генә кыстаса да, Җәүдәт шушы хан заманыннан калган машинасын башка бер машинага да алмаштырырга теләми шул, юкса акчасы да бар инде. Нишләтәсең, үзе белән торгандыр инде…
«Сезгә бер иске машина калдыгы ул. Ә минем өчен тулы бер тормыш, үземнең үткән юлым. Мин ул машинада күпме кеше йөрттем, товар ташыдым, әниегез белән сезне роддомнан шушы машинага утыртып алып кайттым. Сорамаган киңәш белән тыкшынмагыз, акыл өйрәтмәгез миңа», — дип кенә әйтте улларына.
Җәүдәт елмаеп, ике кулын сузып күршесен сәламләде.
«Гөлмәрьям апа, бу кадәр йөк белән кая җыендың әле болай? Шәһәргә балаларыңа киттеңме әлле?» — дип сорады.
«Әйе, әйе, улым янына барып кайтыйм дигән идем. Җәүдәткәем, күрше хакы өчен, тукталышка гына чыгарып куй инде мине, өстерәлеп барырга аякларымның бер дә хәле юк бугай», — дип күршесенә гозерен әйтте карчык.
«Аяклар дисеңме… Шушы кадәр әйбер белән ничек барып җитмәкче буласың соң? Әллә бу шул юньсез Дамир өченме, ничә еллар буе кайтып әнисенең хәлен дә белмәгән адәм… Кирәген бирәсе иде шуның, ә!» — дип ачуланып алды Җәүдәт.
Гөлмәрьям елмаеп кына куйды.
«Кирәк тә соң. Юк бит. Илтеп куй инде, күршекәем», — диде карчык.
Тукталышка барып җиткәнче Гөлмәрьям улының нинди яхшы икәнен, оныгының бик игелекле булуын, әле күптән түгел оныкчыгы туганын, әле бәләкәчне бер тапкыр да күрмәвен сөйләде.
«Һичшиксез, күрәм мин аны. Үземә дә кызык, кемгә охшаган икән, әтисенә ошаса ай-яй чибәр, акыллы, башлы егет булачак инде! Фаил кечкенә вакытында ук зирәклеге белән аерылып тора иде бит. Хәтерлисеңме, Җәүдәт?» — дип сорады карчык.
«Хиии, ташбаш иде инде ул Фаил, чын ташбаш. Бал өчен дип умарталарны томалап куйган иде бит, чүттән генә бал кортларын яндырмады, чак өлгереп җитештем», — диде ир.
Җәүдәт белән Гөлмәрьям бәләкәй Фаилнең шуклыкларын искә алып, рәхәтләнеп көлеште. Гөлмәрьям карчыкның да күз карашы яктырып, җылынып китте. Әйтерсең, ул яраткан оныгы үзе янында булган вакытларга әйләнеп кайтты. Әтисе шәһәрдә эшләп фатир алганчы оныгы гел әбисе янында булды шул. Күпмедер вакыттан соң Дамир улын үзе янына алып китәргә ниятләде, аның яхшы белем алуын, киләчәктә яхшы эшкә урнашып, үзен тәэмин итәрлек булуын теләде. Тормыш күрсәткәнчә, бу шулай булды да. Фаил мәктәпне дә, вузны да гел яхшы билгеләренә генә укып бетерде, акчалы эш тапты, гаилә корды.
Гөлмәрьям карчык автобуста барганда улы белән очрашуларын күз алдына китерде. Озак күрешмәделәр шул. Бу вакыт эчендә олы ирләр йөзе кергәндер инде, чал чәчләре дә чыккандыр.
«Ярар, иң мөһиме сәламәт кенә булсын, калганы вак-төяк, җайланыр әле», — дип үзен тынычландырды карчык.
Автобустан төшкәч, бәйләм кофтасы кесәсеннән шактый таушала төшкән кечкенә генә блокнот чыгарды. Анда адреслар, телефон номерлары язылган иде. Хатын шәһәрне ярыйсы гына белә иде, чөнки кияүгә чыкканчы берничә ел шәһәрдә эшләп алды. Урамның исемен укыгач, Гөлмәрьям оныгы яшәгән йортның автовокзалдан әллә ни ерак булмаган урамда икәнен аңлады. Нибары 4-5 тукталыш барасы. Ә Дамирның өенә берничә транспортта барасы, ул шәһәрнең икенче башында яши иде. Димәк, ул беренче булып оныгы янына, ә шуннан улы янына барыр. Кирәкле подъезд янына килеп җиткәч, йобалгы гына кыяфәтле бер хатын ишекне ачты, карчык аның артыннан кереп китте. Карчык көч-хәлгә сумкасын өстерәп алып керде һәм лифтка кереп 4 саны язылган кнопкага басты.
Бервакыт Фаил дүртенче катта яшәвен әйткән иде, шуңа күрә Гөлмәрьям ничәнче катка менәсе икән дип баш ватып тормады. Лифт кабинасыннан чыккач, карчык кирәкле ишек янына китте һәм кыңгырауга басты. Үзенең йөрәге дөп-дөп тибә, күпме гомер күрешмәделәр бит Фаиле белән. Гөлмәрьям аның өендә хатыны һәм нәни баласы барын белә, ничек шатланыр инде аларны күргәч. Берничә минуттан ишекне ачтылар. Аның каршында Аделина — Фаилнең хатыны басып тора иде, кулына ноутбук тоткан. Таныш булмаган карчыкны күргәч, яшь хатын җирәнгеч караш белән:
«Әби, мин бернәрсә дә сатып алмыйм», — дип татарча вата-җимерә җавап бирде.
«Кызым, син Фаилнең хатыны бит, әйеме? — дип өмет белән сорады Гөлмәрьям. — Мин аның әбисе, Гөлмәрьям булам, сезне сагынып килдем, күчтәнәчләр алып килдем. Фаил үзе кайда соң әле?» — диде әби куанып.
«Ул эштә, командировкага китте. Берничә көн булмый әле ул», — дип әбинең аяк астында торган сумкага тибеп очрырыдай итеп карап куйды. — Гафу итегез, әмма мин өйдә үзем генә. Денисны да күрсәтә алмыйм. Без аны шәхси яслегә бирдек, кешеләргә өйрәнә торсын», — дип төксе генә җавап бирде.
«Мин… — дип югалып калды карчык. — Ичмасам оныгыма күчтәнәчләремне калдырыйм инде. Кайткач ашар», — диде карчык.
«Юк, кирәкми. Мин Фаилне дә, улымны да дөрес туклануга өйрәтәм, ә сезнең авыл ризыклары аларга туры килмәскә мөмкин. Әйтер сүзегез юк икән, мин керәм, эшем күп», — дип ашыгып ишекне ябарга тырышты яшь хатын.
Аның күз карашы, бөтен килеш-килбәте сүзләргә караганда да артыгын сөйли иде. Аделина карт әбине, әлбәттә, өенә кертергә һәм кунакчыллык күрсәтергә җыенмады. Килененең фатирга кертергә теләмәгәнен аңлагач, Гөлмәрьям ягымлы гына саубуллашты да лифтка атлады.
«Ярар… Дамир мине күреп сөенер әле», — дип үзен тынычландырырга теләде.
Әмма Дамирның да әнисен күргәч чырае җимерелде, күз карашына нәфрәт чалымнары чыкты. Ул әнисенең исәнләшүенә салкын гына җавап кайтарды, әнисен фатирга чакырды, ә үзе аңа күтәрелеп тә карамыйча кухняга кереп китте. Үзенең бөтен кыяфәте белән Дамир әнисенең юкка килеп йөрүен аңлата иде.
«Улым, менә син яраткан тәмле әйберләрне алып килдем», — дип өс һәм аяк киемнәрен салуга ашыгып сөйләп китте Гөлмәрьям.
Ул үзе алып килгән бөтен әйберне өстәлгә тезеп салды һәм битараф кыяфәт белән утырган улына карады.
«Нәрсәгә өстерәп йөрдең инде?» — дип мыгырданып куйды Дамир һәм читкә борылды.
«Үзегез минем янга кайтмыйсыз бит, менә сезне сагынуга түзә алмагач, үзем килдем. Күрәсем килде», — диде хатын.
Гөлмәрьямнең үзәгендә ниндидер кыл өзелгән кебек булды. Улының үзен күрүгә тамчы да шат булмаганын күрә бит. Әйееее, сюрприз ясады, балаларының аны күрәселәре дә килми икән бит.
«Нәрсә, күрдеңме инде?» — дип сорады Дамир кашын җыерып.
«Күрдем…» — диде карчык һәм кире авылга җыена башларга кирәген аңлады.
Ябык ишекләргә борын төртер өчен ярты көн килдеме инде ул шушында. Башка бер сүз дә әйтмичә карчык тиз генә киенде дә, улы белән ягымлы гына саубуллашты:
«Дамир, улыкаем, үзеңне сакла. Хатының Тәнзиләгә дә сәлам әйт, алтын ул синең, бик уңдың аннан», — диде.
Тәнзилә Дамирның икенче хатыны иде. Беренчесе, Фаилнең әнисе, егерме еллап элек үк яман авырудан вафат булды. Улы икенче хатыныннан бик уңды. Тәнзилә үзе бала таба алмаса да, Фаилгә бик яхшы әни булды. Фаил да әни-әни дип Тәнзилә өчен өзелеп торды, ә хатын аның белән бик горурланды.
«Әйтермен, син дә әйбәт кенә, әни», — дип коры гына әнисен озатты ул.
Дамир әнисе артыннан ишекне дөбердәтеп ябып калды. Бөтен гәүдәсендә, башында авырлык тоеп, диванга барып ауды. Аның беркем белән, бигрәк тә әнисе белән аралашасы килми иде. Ир урта яшьләр кризисы кичерә һәм тормышта бәхетсез булуы турында бик еш уйлана башлаган чоры иде.
«Бөтен дусларым байлык-муллыкта йөзә, бер мин юләр кебек бер зарплатадан икенчесенә яшим. Гаделме инде бу? Укыйм дип төннәр буе йокламадым, ә алар 11 класс белемнәре генә булса да, һәр адымнары саен миллионнар ала…» — дип үртәлде ул.
Гөлмәрьям өенә кайтып кына кергән иде, күршесе Җәүдәтнең хатыны Вәсилә килеп керде. Шундук сораштыра да башлады.
«Йә, ничек каршы алдылар соң, Гөлмәрьям апа? Сөйлә инде… Оныгыңны, аның улын күрә алдыңмы соң? Яшь килен ничек?» — сорауларын тезеп тә китте ул.
Сорауларының иге-чиге юк иде тел бистәсе булган хатынның.
«Дамирны күрдем… — дип моңсу гына җавап бирде карчык, — Ләкин эше бик күп иде шул, озак утыра алмадым. Хәтта юньләп сөйләшә дә алмадык. Фаилне дә, Денисны да күрә алмадым. Вакытында килмәгәнмен, нишләтәсең…» — дип көрсенде ул.
«Иии, әле күпме төянеп киттең бит моннан. Нәрсәгә кирәк иде инде бу сиңа? Алла сакласын, үлеп китсәң, алар синең бу дөньяда яшәгәнеңне исләренә төшереп карар микән соң?» — диде Вәсилә.
«Телеңнән җил алсын, күрше, юкны сөйләмә! Бар чык инде, юл арытты, хәл алыйм, черем итеп алмый әле», — диде карчык.
Өч ай узгач Гөлмәрьям календарьгә күз төшерде дә, кызыл каләм белән билгеләп куйган датаны күрде. Бүген оныгы Фаилнең туган көне ләбаса! Мөһим дата, тормышның нәкъ уртасы.
«И, үткән гомер диген, бүген Фаилемә дә 35 яшь тула бит. Ышанып та булмый. Ресторанда уздыралардыр инде. Зур кеше бит хәзер. Алма бөккәннәре пешерергә кирәк әле, бик ярата иде бит ул аларны.
Озак уйлап тормады Гөлмәрьям, камыр куярга булды.
«Кәбестәнекен дә пешерергә кирәк, аларны да ярата ул», — дип үзалдына уйлана-уйлана камыр басты.
Камыры тиз күперде тагын. Камыр белән әвәрә килеп йөргән карчык капка төбенә машина килеп туктаганын да сизмәде. Сигнал биргәч, сискәнеп китте үзе. Бөккәннәре әзер иде. Гөлмәрьям тәрәзәгә күз салды да, капка төбендә ялт-йолт килеп торган биек машина күрде. Баскыч төбенә чыккач, үзенә сөенеп аңа кул болгаган, озын буйлы, нык гәүдәле ир-атны абайлап алды карчык. Бу аның оныгы Фаил иде.
«Исәнме, әбекәем! Әйдә, җыен, киттек бәйрәм итәргә!» — дип әбисен кочагана алды Фаил. Какча гәүдәле Гөлмәрьям үзеннән биш башка озынрак Фаилнең кочагына нәни бала кебек сыенып бетте.
«Улыкаем, кайда бәйрәм итәргә соң?» — дип калтыраган тавышы белән сорады югалып калган карчык.
«Ресторанда инде, тагын кайда булсын, әбекәй», — дип җавап бирде оныгы ашыгып-ашыгып кәбестә бөккәне ашаган җирдән.
«Әйдә, әйдә, җыен әбекәй, китәргә кирәк», — дип ашыктырды.
«Балакаем, кияргә киемем дә юк бит», — дип төсе уңып, сизрәп беткән чәчәкле күлмәген, кия-кия тузган йон жилетын һәм башмакларын уңайсызланып кына күрсәтте оныгына.
«Ярар, булсын, әбием-матурым. Яңаларын алырбыз. Балга барган патшабикә кебек булырсың», — дип шаяртты Фаил. — Әбекәй, синеке кебек тел йотарлык мондый бөкәннәрне дөньяның бер генә ресторанында да пешермиләр, берничәне алыйм әле?» — диде тәмлетамак Фаил.
Әбисе җыенган арада Фаил шулкадәр тәмләп бөкәннәр ашады. Гөлмәрьям карчык узган баруында килененең һәм улының үзен ничек каршылауларын исенә төшергәч, әллә ни барасы да килмәде. Әмма аны алырга Фаил үзе кайткан бит, шуңа күрә оныгының кәефен кырырга теләмәде һәм машинаның арткы утыргычына кереп утырды. Фаил аптырап сорады:
«Әбекәй, минем белән арттагы утыргычтан кычкырып сөйләшеп барырга җыенасыңмыни? Әйдә, алга күчеп утыр», — диде.
Алар шәһәргә килеп җиткәнче юл буена сөйләшеп барды. Вакыт сизелми дә үтте, Гөлмәрьям карчык оныгы белән аралашудан ләззәтләнеп бара иде. Игелекле булып үскән икән, әбисе турында онытмаган, рәхмәт төшкере бала.
«Хәзер машинаны калдырам да, әнә тегендә кереп чыгабыз», — диде оныгы, затлы гына кибет каршында туктап. Авылдан килгән карчык хәтта аның исемен дә укый алмады.
«Әбекәй, син керә тор, мин хәзер», — дип Фаил аны ишек ачып кертеп җибәрде.
Гөлмәрьямне кайчандыр улы һәм килене каршы алган кебек каршылады сатучылар. Йөзләрендә аптырау барлыкка килде, мыскыллаулы елмаюларын чак тыеп тора үзләре. Сатучыларның берсе ризасызлыгын сиздермәскә тырышып:
«Сез ялгыш кердегез бугай. Безнең кибет затлы һәм акчалы клиентлар өчен», — диде. Ә икенче сатучы эндәшмичә генә бусагага килеп басты, Гөлмәрьям карчык артка чигенергә мәҗбүр булды. Карчык гарьләнеп куйды, юкса оныгы үзе монда керә торырга кушкан иде бит, ә бу ике хатын аны кертергә теләми. Кыйммәтле, затлы костюм кигән Фаилнең килеп керүе сатучыларны әдәпле елмаерга мәҗбүр итте һәм алар берсеннән-берсе уздырып әбине дә, Фаилне дә салонга узарга чакыра башлады.
«Безгә яңа киемнәр китерделәр. Сез аларны күрергә тиеш. Сезгә нәрсә тәкъдим итик?» — дип сораулар яудыра башладылар.
«Миңа затлы һәм акчалы клиентлар өчен кием кирәк, — дип һәрбер сүзенә басым ясап, салкын гына эндәште Фаил. — Минем әбиемне иң мөһим клиентыгыз дип уйлап, хезмәт күрсәтегез, зинһар», — диде ир.
Сатучыларның йөзләре сытылып куйды, әмма алар сер бирмәде. Йөзләренә елмаю кундырып, Гөлмәрьям карчыкка төрле күлмәкләр күрсәтә башладылар. Фаил канәгатьсез генә әйтеп куйды:
«Ханымнар, аның яшенә туры килердәй күлмәк сайлавыгызны сорыйм. Артык чуар да, артык тыйнак та булмасын», — диде ул.
Өлкән сатучы зирәгрәк булып чыкты һәм озак та үтми, әбигә купшы гына кием сайлап бирде, бу күлмәк Гөлмәрьям карчыкның гәүдәсенә үлчәп теккән кебек утырды. Икенчесе аяк киеме һәм аксессуарлар сайларга булышты. Авыл карчыгы бу кибеттән үзен кино йолдызы кебек хис итеп чыкты. Фаил аны шундук матурлык салонына алып барды, анда карчыкка прическа ясадылар, чал чәчләрен килешле генә буядылар.
Гөлмәрьям карчык оныгы Фаил белән ресторанга килеп кергәч, Дамир белән Тәнзилә, оныгының хатыны Аделина аптыраудан авызларын ачып калды. Аделина кәефе кырылуын яшерә алмады, әмма карчык белән исәнләшергә үзендә кыюлык тапты. Аделина Денисны карт әбисенә күрсәткәндә Фаил аның ясалма елмаюын күрмәмешкә салышты.
«Улыбызның зәңгәр күзләре менә кемнекенә охшаган икән бит! Алайса минем дә, Фаилнең дә күзләре коңгырт», — диде яшь хатын.
«Искитмәле сабый! Нәкъ әтисе», — дип баланың чәчләрен сыйпады Гөлмәрьям.
Бәйрәм бик күңелле узды. Бөтенесе җырлап-биеп күңел ачты. Хәтта башта төксе генә күренгән Дамир да әнисен үзе белән биергә чакырды. Тамада Фаилне туган көне белән котлау игълан итте һәм беренче булып микрофонны Гөлмәрьям карчыкка бирде. Карчык югалып калды, тартынып кына микрофонны кулларына алды һәм кунак тулы залга күз төшерде. Кемдер аңа кызыксыну белән карады, кемдер ирония белән, янәсе, бу авыл карчыгы ни әйтә алсын инде…
Гөлмәрьям карчык тыныч кына сөйләп җибәрде.
«35 ел элек Фаил тугач, Аллаһ Тәгалә миңа яңа шанс бирде. Шушы бәләкәч белән ләзәәтләнү, аны кайгырту, тәрбияләү шансы бирде. Бәбекәем үзе миннән гел кура җиләге җыеп бирүемне сорый иде. Моны бик теләп эшләдем, чөнки Фаил - минем бердәнбер оныгым. Фаилнең үзенчәлекле булуын гел сизеп тордым. Син башкалар кебек түгел, балам. Син минем турыда уйлаган, мине кайгырткан бердәнбер кеше булдың. Мәрхүм бабаңның миңа мөнәсәбәте дә нәкъ шундый иде. Күпме гомерем калгандыр, бер Аллаһ кына кына белә, ләкин минем тормышымда син һәм синең искиткеч улың Денис булу белән бик бик бәхетле, улыкаем. Балам, Аллаһ Тәгалә үзеңә һәм синең белән булган һәр кешегә хәерле, бәрәкәтле гомерләр насыйп итсен!» — дип теләде Гөлмәрьям.
Кунакларның көчле алкышларыннан чак елап җибәрмичә түзеп торган әбисен кочаклап алды Фаил. Ә туганнарының йөзләренә сәер рәвеш кергән иде, әйтерсең, алар үз колакларына үзләре ышанмый иде. Әле генә йөзләренә бәреп аларны битарафлылыкта гаепләделәр…
«Ә рестораны нинди иде бит! Чын хан сарае кебек! — дип сокланып сөйләде Гөлмәрьям күршеләре Җәүдәт белән Вәсиләгә.
Ир белән хатын әллә кая чыгып йөргән кешеләр түгел, шуңа күрә күрше карчыгының шәһәрдә күргән хикмәтләрен йотылып тыңладылар.
«Ә син ханбикә кебек булгансың, — дип сокланып әйтеп куйды Вәсилә Гөлмәрьямнең купшы киемнәрдән төшкән фотоларын карап. — Күрәсеңме, Гөлмәрьям апа, нинди мәрхәмәтле онык тәрбияләгәнсең син һәм ул синнән ханбикә ясаган. Тырышлыкларың юкка китмәгән, димәк…»