Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нигә безне аердылар? (Айдар Солтан)

«Дәү әни, син ишеттеңме әле, Сәфәргали бабай үлгән. Бүген Талипны өч дәрестән соң кайтарып җибәрделәр. Бабасы үлгәч, дәрес укып утыра алмый инде име, дәү әни. Син дә дога укырга барасыңмы, дәү әни?» — дип бер-бер артлы яңалыклар җиткерергә, сораулар яудырырга тотынды Ләйлә.

news_top_970_100
Нигә безне аердылар? (Айдар Солтан)
Рамил Гали

Ул Нәзифәнең башка чыккан улының беренче сыйныфта укучы кызы, көн саен мәктәптән кайтышлый дәү әнисенә чәй эчәргә һәм мәктәптә булган яңалыкларны сөйләргә, хисапсыз сорауларына җавап табарга керә иде. Чөнки барысын белергә омтылучы кызга дәү әнисеннән дә сабыр, аннан да ипләп аңлатучы кеше юк. Әти-әнисе көне буе эштә, кич кайткач кызларының бертуктаусыз яудырган сорауларына җавап биреп утырасылары килми, күбрәк төпченә башласа ачуланырга тотыналар. Ә дәү әнисе андый түгел. Шунлыктан кыз гел аның янындарак булырга тырыша. Бүген дә дәү әнисенең төшке мал карап бетергәнен дә көтеп тормастан абзарга ук чыгып соңгы яңалыкларны җиткерергә ашыкты. Берочтан дәү әнисе Нәзифә белән бер яшьтәрәк булган Сәфәргали бабайның үлеме турында сорашырга, кешеләрнең нигә үлүләре турында белешергә иде исәбе. Алты яшьлек кызчыкның күңелен сыйныфташының бабасы үлеп китү бик нык тетрәткән, ул дәү әнисе дә беркөн шулай үзен калдырып китәр микәнни дип борчыла иде. Кыз Нәзифәгә бер-бер артлы сорауларын яудырырга тотынды. Тик дәү әнисе гүя аны ишетми дә иде.

Нәзифәнең күңелендә нидер өзелгән кебек булды, зиһене таралып китте: «Сәфәргали үлгән, мәңгелеккә китеп барган. Гомер аккан су кебек үткән дә киткән. Кайчандыр Нәзифәгә багышлап җырлар җырлаган Сәфәргали, вәгъдәләр бирешеп тә насыйп яры була алмаган Сәфәргали. И, гомерләр… Әле яшәрлеге бар иде бит».

Нәзифәнең уйланып торуыннан сыер үзенчә файдаланып калырга ашыкты, ачык ишектән лапаска чыгып, тавыкларга дип болгатып куйган катнаш азыкны ашарга тотынды. Анасыннан калмаска тырышып чабып чыкканда бозау он чиләген тибеп очырды. Лапаста җим чүпләп йөрүче тавыклар аннан куркып як-якка сибелделәр. Үз-үзенә сокланып кәперәеп йөрүче әтәч коты алынып дау кубарды.

Ләйлә сыерны куып кертергә тырышып карады, тик булдыра алмады. Иркенгә чыкканга куанып котырып чабып йөргән бозау кызга килеп бәрелде, Ләйлә куркып елап җибәрде. Оныгының елау тавышы гына Нәзифәне уйларыннан арындырды. Ул тиз генә малларны урыннарына кертеп япты. Аннан соң Ләйләгә чәй эчертеп өенә кайтарып җибәрде: «Кызым, синең белән сөйләшеп утыра алмыйм бүген, башым бик авырта, ятып торам бераз», — дип алдашты.

Чынлыкта исә ул уйлары белән ялгыз калырга тели иде.

Нәзифә барлык үткән гомерен күз алдыннан үткәрде. Аның яшьлеге сугыштан соңгы елларга туры килде. Әтисе сугыш кырларыннан кайтмады, туганнары авыр елларда ачлыктан, авырулардан үлеп беттеләр. Шунлыктан алар әнисе белән икесе генә яшәде. Сугышка кадәр дә тормышлары әллә ни яхшы түгел иде. Сугыш елларында каралты-кура ир-ат кулы тимәгәнлектән бигрәк тә таушалды. Сугыш тәмамланып шактый еллар үткәч кенә Нәзифә бер яңа күлмәк алып кия алды. Нәфис-сылу гәүдәле, калын толымлы кыз искиткеч матур җырлавы белән авыл халкын таң калдыра иде. Ә Сәфәргали исә өздереп тальян гармунда уйный…

Ике яшь йөрәк бер-берсен бик нык яраттылар. Авыл яшьләре аларның матур пар булуына соклана, аларның бергә булачагына һичкемнең шиге юк иде. Үзләре дә бергә тормыш корып күп итеп бәхетле балалар үстерү турында хыялландылар. Икесен дә гомер буе бәхетсезлек көткәнен берсе дә күңеленә китермәде.

Барлык күңелсезлекләр дә Сәфәргалинең әти-әнисе булачак киленнәренең Нәзифә икәнлеген белгәч башланды. Әтисенең йөзе ачудан кара янып чыкты, әнисе: «Хәерче Нәсимә белән кодагый буласым юк», — дип кырт кисте. Апа-абыйлары да әти-әнисе сүзен куәтләделәр.

Сәфәргалиләр чыннан да ул чор өчен шактый бай иде. Ир-атлар күп булганлыктан, йорт-җир шәп, абзарда маллары, иркен тотарга акчалары бар.

Егет башта бернигә дә игътибар итмәде: «Бер тузынырлар да күнәрләр, элекке заман түгел бит әти-әни теләгәнне генә алырга. Нәзифә уңган кыз, әйбер кадерен белә, менә дигән итеп яшәрбез», — дип уйлады.

Тик бөтен күрәчәкләре алда булган икән әле. Бер кичне Нәзифә янына барган егетне ир туганнары кыйнап алып кайтып киттеләр. Кыз туганнары исә очраган саен Нәзифәне кыерсытырга, теләсә ни әйтеп мыскылларга тырыштылар.

Тик егет белән кыз арасында ярату хисе сүрелмәде. Алар очрашырга мөмкинлекләре булмагач, якын дуслары аша хат алыштылар. Хатларының берсендә Сәфәргали ерак шәһәргә качып китәргә һәм шунда эшкә урнашырга, өйләнешергә тәкъдим итте. Нәзифә ризалашты. Әнисе дә каршы килмәде, үз көчендә иде әлегә, әкренгә яшәрмен дип уйлады.

Көнен, вакытын билгеләп таң алдыннан очраштылар да, якындагы станциягә кузгалдылар. Бер-берсен өзелеп яраткан яшьләрне алда торган кыенлыклар куркытмый иде. Авылны чыгып бераз киткәч артларыннан җигүле ат килгәне ишетелде. «Берәрсе станциягә бара торгандыр, утыртмыйча калмаслар әле», — дип куаныштылар.

Тик шушы атлы арба аларны гомерлеккә аерды. Арбада Сәфәргалинең ир туганнары иде. Алар егет белән кызның планнары турында күптән белгәннәр — Сәфәргалинең кесәләрен гел актарып хатларын укып торганнар һәм юлга чыгып киткәч кенә аларны кызык итәргә уйлаганнар икән. Сәфәргалине кыз күз алдында кыйнадылар, кызга да эләкте, егет каршы килгәч, кызып киттеләр — каты сугып аңын җуйдырдылар. Арбага салдылар һәм алып кайтып киттеләр.

Шок хәлендә калган кыз елый-елый станциягә таба йөгерде, аның авыл ягына борылып та карыйсы килми иде. Шул китүдән әтисенең ерак туганнары яши торган шәһәргә барып эшкә урнашты. Эшләгән җирендә булачак ире белән танышты, кияүгә чыкты. Тик гаилә бәхете булмады. Ире гел эчте, кыйнады, балаларын куркытып, чирләтеп бетерде, төн йокысы да, көн тынычлыгы да күрсәтмәде. Ахырдан эшләгән җирендә авариягә юлыгып үлеп китте.

Нәзифә өч баласын алып авылга әнисе янына кайтып урнашты, чөнки әнисе инде шактый картайган, ярдәмгә мохтаҗ, йөрәк җәрәхәте исә еллар үтү белән төзәлә төшкән иде. Сәфәргали дә өйләнгән, балалары үсеп килә, тик тормышларының рәте юк, йортларында гел тавыш-гауга…

 Аның хатынын бик жәлли иде Нәзифә. Алма кебек хатын үзен яратмаган, ата-анасы кушканга гына өйләнгән ир белән газап чигеп яши, бер юньле сүз, тынычлык күрми, балаларына да тынгылык юк. Шулай итеп гомерләре үтте. Сәфәргали хатынын, балаларын ташлап Нәзифә янына күчәргә дә теләк белдереп карады. Тик Нәзифә үзенә якынаерга беркайчан да сәбәп бирмәде, ирнең бер гөнаһсыз балалары белән хатынының күз яшьләрен түктерәсе килмәде. Бары тик мәҗлесләрдә, туйларда бергә туры килсәләр генә Сәфәргали тальянында уйный, Нәзифә аңа кушылып җырлый иде. Аларның мәхәббәт тарихын белүчеләр читкә карап кына күз яшьләре түгеп утыра иде.

Нәзифә бар гомерен балаларына багышлады, алар хатынның өметләрен акладылар, тәртипле булдылар. Инде оныклары үсеп килә. Олыгайган көнендә ул үзен бәхетле хис итә иде.

Кинәт ачылган ишек тавышы аны уйларыннан арындырды. Улы эштән кайткан икән. Аны табын әзерләп ашатканнан соң Нәзифә үзен алырга кергән күрше карчыгы белән Сәфәргали хатынының хәлен белергә кузгалды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100