Нигә без Коръәнне үз телебездә укымыйбыз?
Коръән - мөселманнарның иң зур китабы булып тора, аны даими уку җәннәткә илтә, оныту юлдан яздыра.
Христианнар Библияне үз телләрендә укыган кебек, ни өчен мөселманнар да Коръәнне татар телендә укый алмый?
Татарстанның беренче Баш казые Габделхак хәзрәт Саматов «Баш казый хөкемнәре» китабында әлеге сорауга түбәндәгечә җавап биргән:
Коръәндә «Зөмәр» сүрәсенең 28нче аятендә, Коръәнне гарәп телендә иңдердек, һичбер кыңгырлы-тайпылышны кабул итми торган итеп, шаять, алар Коръән аятьләрен фикер кылып көфер һәм ялганнан сакланырлар, диелгән. «Сад» сүрәсенең 88нче аятендә, Коръәндә бирелгән хәбәрләрне сез бераз вакытлар узганнан соң белерсез, диелгән.
Шуңа күрә Коръәнне үзгә телгә алыштырып язганда аның хәбәрләре, сер-хикмәтләре югалачак. Ничек Тәүрат, Инҗил китапларының хикмәтләре югалган кебек.
Шуңа Коръәндә шулай әйткән дип сөйләргә рөхсәт юк. Әгәр аятен укып күрсәтмәсәң яки сүрәсен һәм аять санын китермәсәң. Гарәп галиме Мөхәммәт Габдеһ дигән кешегә, үзең исән чакта Коръәнгә тәфир кылып калдырсаң иде, дигәннәр. Җавапта галим әйткән: «Минем янымда һәр фәннән иң бөек галимнәр булса, алар белән берлектә тәфсир язсак та, ул тәфсир бер гасырдан ары (соң) Коръәнгә җавап була алмаячак».