Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әниемне коткарыгыз»: Алабай эте авыл урамында күрше хатынның кулын чәйнәп өзгән

Ике баласын ялгызы гына тәрбияләүче тол хатынның кулының чугын, беләзеген, иңбашының бер өлешен кисеп алырга туры килгән.

news_top_970_100
«Әниемне коткарыгыз»: Алабай эте авыл урамында күрше хатынның кулын чәйнәп өзгән
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсендәге Раменский районындагы Ивановка авылында яшәүче хатынга урам уртасында алабай эте ташланган. Хәзер табиблар аның кулының өлешләрен җыеп, саклап калырга тырыша. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте. 

Әлеге фаҗига 20 июньдә була. 35 яшьлек Ольга иртән өйдән чыга һәм эшкә бара. Аның ике улы — 6 һәм 9 яшьлек малайлары бар. Ольга балаларын ялгыз үстерә, аның ире иминлек хезмәтендә эшләгән, ул фаҗигале һәлак булган. 

Ире үлгәч, Ольга тормышын балаларына багышлый. Фаҗига булган көнне Ольга белән 6 яшьлек улы да урамга чыга, ул велосипедта йөри, ул әнисеннән соңгарак кала. Бала анасыннан ерак китә. Бу вакытта күршеләрнең алабай эте ычкынып, урамга чыга һәм Ольгага ташлана, аның сул кулын чәйни. Малай әнисен эт талаганын күреп ала һәм кибеткә барып, ярдәм чакыра. Кибеттән ир-атлар килеп, этне Ольга яныннан куып җибәрәләр.

Ольга авыл хастаханәсенә бара, яра бик җитди була, аны Мәскәүгә җибәрәләр. Кулда ялкынсыну процессы башланганга күрә, аның өлешләрен — кул чугын, беләзеген, иңбашының бер өлешен ампутацияләргә туры килгән. Тиздән Ольгага тагын бер операция ясарга җыеналар.

Ольганың Мордовиядә яшәүче әти-әнисе ярдәм итәргә килеп җиткән. 

Алабай хуҗасы — пенсионер Геннадий, моңа кадәр алар Ольга белән дустанә мөнәсәбәттә булган. Геннадий алабай көчеген 8 ел элек алган. Күршеләре сүзләренчә, алабай өй тирәсеннән еш кына качып чыгып киткәли. Өстәвенә, койма өстенә агач ауган һәм эткә иркенләп чыгарга урын барлыкка килгән. Эт шушы тишектән чыгып, авыл халкын куркытып йөри.

Ольганың туганнары сүзләренчә, Геннадий гафу да үтенми. Ул этен кремацияләвен әйткән. Ләкин ул моның өчен ветеринардан рөхсәт алмаган. Кагыйдәләр буенча, этне кремацияләр алдыннан, аны ун көн дәвамында күзәтеп торырга тиеш булганнар. 

Пенсионер сүзләренчә, имгәнгән хатын ягы элемтәгә керми икән. Шуңа күрә ир-ат адвокат яллап, бөтен юридик мәсьәләләрне аның аша хәл итәргә җыена, диелә хәбәрдә.

Ольга НТВ каналы хәбәрчесе белән аралашкан. «Чирәмгә ябыштым, комга ябышырга маташтым. Ә ул көчле», — ди хатын.

«Хирург яныма килде. „Кызым, син гафу ит инде. Булдыра алганның барысын да эшләдем“, — диде. Мин үчле кеше түгел, ләкин мин аны җавапка тартуларын телим. Мин — яшь хатын, ике бала анасы», — ди ул.

Ольгага кибеттә эшләүче Илнур Мәүлетов исемле ир-ат булышкан. Ул елаган баланы күреп, аның анасына ярдәмгә ташланган. «Матвей килеп җитте. Елый, кычкыра. „Әнине коткар, әниемне коткар“, дип ялвара. Ольга ята иде. Аның хуҗасы этен хатыннан аралап маташа иде. Моңа кадәр бер атна элек кенә Ольга бу эттән зарланды, өйгә кереп булмый, дигән иде», — дип сөйли Илнур.

«Бу эт куркытып тотты инде. Берничә көн буенча урамда йөрде, ач булгандыр әле. Алагаем зур, алабай бит ул», — дип сөйли күрше хатын Яна.

Алабай хуҗасы Геннадий да хәбәрче белән аралашкан. «Әгәр аның йөргәнен әйтсәләр, мин чарасын күргән булыр идем. Мин матди ярдәм күрсәтергә әзер, җаваплылыкны өстемнән төшермим. Мин яшь кеше түгел, гомерем җиткән кадәр ярдәм итәрмен», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100