"Әнием дә безне күзәткәндер һәм безнең белән булгандыр": Хәния Фәрхинең кызы Алсу сабые белән төшкән фотоларны күрсәтте
"Әнием дә безне күзәткәндер һәм безнең белән булгандыр": Хәния Фәрхинең кызы Алсу сабые белән төшкән фотоларны күрсәтте
Хәния Фәрхинең кызы Алсу Валик баласы белән төшкән фотоларын күрсәтте.
Фотолардын күренгәнчә, Алсуның ире бала табу йортында хатыны янында булган. "Раина Руслановна", - дип язган Алсу.
"Дөньядагы иң матур тәпиләр".
"Әнием дә безне күзәткәндер һәм безнең белән булгандыр. Мин күз яшьләремне тыя алмадым..."
"Соңгы араларда гел бәйрәм. Туган көнең белән, мәхәббәтем!" - дип язган Алсу.
"Алсу, Руслан, гаиләгез түгәрәкләнде, Аллага шөкер! Русланга рәхмәт, олы йөрәкле ир, авыр чагыңда терәк була белде. Сөенеп яшәргә язсын! Алсу, әниең синең өчен шаттыр, риза булып ятадыр, чөнки син ул хыялында йөрткән матурлык өчен көч салдың", - дип язганнар Алсуга.