Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әниегез батыр йөрәкле икән» - Ләйлә Дәүләтова әнисен диңгезгә алып барган

Шагыйрәнең әнисе бик шәп йөзсә дә, үзенең осталыгын видеога төшерергә рөхсәт итмәгән.

news_top_970_100
«Әниегез батыр йөрәкле икән» - Ләйлә Дәүләтова әнисен диңгезгә алып барган
https://www.instagram.com/leyla_davletova/

Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова беренче тапкыр диңгез күрсәтергә дип, әнисен Төркиягә алып килгән.

«Әнкәй диңгезне, диңгез әнкәйне күреп, шаккатты. Ноябрь башы булуга да карамастан, көннәр 29 градус җылыга әйләнде. Әнкәй, авыл кызы буларак, бик яхшы йөзә. Ләкин фото-видеога йөзгәнен төшерергә рөхсәт итмәде», — дип язган ул инстаграм сәхифәсенә.

Туристлар эссе көннәрдә диңгездә булганнар да, аннары эскурсияләргә йөргәннәр. Анталиядәге иң зур океанариумны Ләйлә Дәүләтованың әнисе бик сокланып, шул ук вакытта балыкларны кызганып караган.

«Эх, рәхәтләнеп диңгездә йөзәселәре киләдер инде боларның да», — ди әни. Әни һәрвакыт дөрес әйтә ул. Беркемгә дә бәйле булмыйча, җаның теләгәнчә яши алу — һәркем өчен дә бик зур бәхет», — дигән шагыйрә.

Инстаграм дуслары Ләйлә Дәүләтовага әнисенә кадер-хөрмәт күрсәтүе өчен рәхмәт сүзләре язган. «Хәдичә апай, сез бу хөрмәткә бик лаек әнкәй. Сезне Аллаһы Тәгалә яратканга күрә, сез балаларыгызның кадерендә яшисез. Диңгез яңа көч, сәламәтлек, шифасын бирсен. Исән-имин әйләнеп кайтыгыз»;

«Бу чибәр апаны күреп, диңгез шаккаткан»;

«Нинди матур, ак яулыклы татар әбие», — дип язганнар.

«Бу үзегезнең әниегезме, әллә кайнанамы?» — дип сорау биргән берсе.

«Кем кайнаны диңгезгә алып барсын инде. Аннары Ләйлә икенче Терешкова булыр иде», — дип җавап кайтарган аңа икенче инстачы.

Чирнең азынган вакытында чит илдә йөрүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртып та комментарийлар калдырганнар.

«Чир ияртеп кайта күрмәгез әниегезгә»;

«Исән-сау йөрергә язсын. Әле берәү әнисе ялда үлеп калып, җәсәден алып кайтырга акча эзли иде… Аллаһка тапшырган, чирне каян ияртәсен белеп булмый. Әмма әниегез батыр йөрәкле икән», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100