«Әниең белән яшә, ә минем түзәр хәлем калмады, китәм»
30 яшенә кадәр ул әнисе белән яшәде. Хатынын да әнисе янына алып кайтты. Тик ике хатын-кыз бер казанга сыеша алмый шул. Шуңа да ир белән хатын 3 елдан соң аерылыштылар.
— Син минем әниемне яратмыйсың, — дип ризасызлыгын белдерде яшь ир аерылышканда. — Аның сиңа нинди начарлыгы тиде? Хуҗалыкны алып барырга өйрәтергә тырышты. Сабыррак булырга кирәк.
— Әниең белән яшә инде син! Ә минем түзәр хәлем калмады, — диде хатыны.
Дөресен әйтергә кирәк, ирнең әнисе беркайчан да тавыш күтәрмәде, тик һәрнәрсәгә кысылып, өйрәтергә ярата иде.
Килен беренче көнне үк, никадәр генә тырышса да, кайнанасы кебек уңган була алмаячагын, кайнанага ярап булмаячагын аңлады. Әле ире дә тозлы ашка тоз өстәп: «әнинеке әйбәтрәк» дип әйткәли иде.
Шулай да ул 3 ел яшәде. Һәм китте.
Икенче хатыны алдан ук кайнана белән яшәргә теләмәвен белдерде. Ир белән хатын, ипотека алып, бер бүлмәле фатирда яши башладылар.
— Беренче хатының әйбәтрәк булган икән, — дип канәгатьсезлеген яшермәде әнисе. Менә сине ничек өйрәтә бит, имеш аерым яшәргә кирәк! Ханбикә!
Яшь гаиләнең тормышына кысылу чарасын барыбер тапты ул. Улы белән килене, ял итәргә киткәндә, үзләренең фатир ачкычын ясап бирделәр. Шуннан соң ул балалары эштә булганда да кереп, үз законнарын булдырып, ашарга пешереп, җыештырып китә торган булды. Бу хәлләр киленне чыгырдан чыгара иде.
— Әни сиңа булышырга гына тели!
— Минем өемдә хуҗа булып йөрергә аның бернинди хакы да юк!
— Ә, шулаймы? Исеңә төшерәм: бу өй синеке генә түгел, минеке дә. Ипотеканы мин түлим, онытма!
— Түлә дә, әниең белән яшәгез шунда! Ә мин монда кирәкмим, — дип, икенче хатыны да китеп юкка чыкты.
Ир әнисе янына кайтырга уйламады. Аңа үз-үзенә хуҗа булып яшәү ошый иде. Әнисе тагын да тырышыбрак улын тәрбияләвен дәвам итте. Лаеклы ялда булгач, буш иде, көн саен килеп ашарга әзерләде, киемнәрне юды, үтүкләде. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә генә килмәде.
Өченче тапкыр өйләнергә җыенганда аңа инде 36 яшь иде. Яңа хатыны тик бер шарт белән аңа кияүгә чыгарга ризалык бирде. Иргә фатир йозагын алыштырырга һәм әнисенә хатыны барлыгын аңлатырга тәкъдим итте ул. Әнисеннән начар сүзләр ишетсә дә, яшь хатын белән яшисе килү теләге көчле иде, ир сөйгәне белән килеште.
— Янәшәңдә хатын-кыз булгач, әнинең кирәге калмадымы инде? - дип елады әнисе.
— Син нәрсә инде, әни, мине пенсиягә кадәр тәрбияләргә җыенасыңмы? Үзең өчен яшә, әнием, ирекнең рәхәтен татып кал! — дип кочаклады ир әнисен.
Әнисе елавын дәвам итте. Ир бер сорау бирде:
— Син оныклар телисеңдер бит?
Улы әнисенә тиздән әти булачагы, сөйгәненең йөкле булуы хакында сөйләде. Әнисе шатлыктан күз яшьләрен яшермәде. Ул балалары өчен бик шат иде анысы. Яшьләр тормышына кысылырга кирәк түгеллеген дә белә иде ул. Әмма өйдән куып чыгарганнарын да кичерә алмады.
Ир белән хатынның баласы тугач, оныкны әбиләре янына калдырып китә башлагач кына кайнана өченче килененең дөрес эшләвен таныды.
Кайнана булган бу танышым үз тормышында булган шушы хәлләрне сөйләгәч, башкаларга да җиткерергә кирәк дип уйладым. Кайнана хәзер үзенең улы тормышына кысылуын көлеп сөйли. "Хәзер алар мине сагынып көтеп торалар, мин килсәм, балаларын карыйм бит", - дип көлә. Ярар да, бу килен тиешенчә усал була белгән - кайнананы өйләреннән куып чыгарса да, соң чиккә начарланышмаганнар, ире белән дә мөнәсәбәтләрне җайлый алган. Үзенә кадәр булган ике кыз шуны эшли алмаган бит.
Кайнаналарга ничек аңлатырга менә шуны?