Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ничекләр чыдый биле?» — Җәвит Шакиров укучыларның сумкасы авыр булуны тәнкыйтьләгән

Юмор остасы чираттагы шигырен тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Ничекләр чыдый биле?» — Җәвит Шакиров укучыларның сумкасы авыр булуны тәнкыйтьләгән
Рамил Гали

Җәвит Шакиров инстадусларын шигырьләре белән сөендерүен дәвам итә. Оныгын мәктәпкә илтеп куйгач, юмор остасына тагын илһам килгән. «Самира оныгымны мәктәпкә озаттым да, машинада утырып, үзебезнең мәктәп елларын искә төшереп, берничә куплет язып ташладым әле», — ди Җәвит Шакиров.

Онык мәктәпкә җыена

Бүген иртән мәктәбенә,

Оныкны мин озаттым.

Беләсезме, игътибарны

Мин нәрсәгә юнәлттем?

Ике кулда ике пакет,

Аркасында портфеле.

Ничек чыдый бу кадәргә,

Шушы баланың биле?

Чамаламыйрак күтәрсәң,

Зыян килә аркаңа.

Командировкага китәмени,

Әйтерсең бер атнага!

Сумка тулы китап, кулында

Алмаш аяк киеме.

Без укыганда әллә соң,

Алай түгел идеме?

Мәктәпкәчә озатабыз хәзер,

Мәктәбеннән барып алабыз!

Озатканда, каршылаганда

Бит очыннан үбеп алабыз!

Кемнәр безне үбеп озаткан да,

Каршы алган безне кем үбеп?

Авыл балалары булгангамы,

Үсмәдек без иркә-наз күреп!

Чыгып киттек, «пока» диеп,

Кайтып кердек тын гына.

Кая анда чат-чат үбү,

«Кайттыңмыни?» — шул гына.

Ул вакытта алмашка,

Йон оекбаш аякта.

Идәне дә җылы иде,

Булгангадырмы такта?

Мәктәптән кайтып керүгә,

Сумка оча почмакка.

Өстәлдә эш исемлеге,

Өйдә көтә ул чакта.

Әллә безнең сумкалар да,

Бик калын түгел иде.

Мәктәпләр дә якын түгел,

Сигезәр чакрым иде.

Аякларда киез итек,

Алмашка йон оекбаш.

Сумкалар юка булса да,

Без булмадык юка баш!

Шигырь юллары инстачыларны балачакларына алып кайткан. «Брикет ягып жылытылган мәктәп искә төште», «Укыганда күзгә яшьләр дә тыгылды, елмайдым да», «Дөп-дөресен язгансыз», — ди алар.

Җәвит Шакировның инстадуслары балаларның сумкалары авыр булу белән дә килешә. «Дөрестән дә шулай. Оныгым икенчы сыйныфта укый. Ишек төбендә аяк киемен алыштырганда, портфелен алып бирим дигән идем, чүт билемне кузгалтмадым. Бала үзе сумка авырлыгы юк әле. Шаккаттым»;

«Әй, Җәвит, бигрәк дөрес инде. Миңа 72 яшь, өченче буынны мәктәпкә илтәм, алып кайтам. Оныгым беренче сыйныйфта. Сумкасын үзем күтәреп барам. Чыннан да бик авыр. Эчендә нәрсә генә юк аның. Дәү әнигә физкультура. Онык аркасында көнлек җәяү йөрү нормасының яртысын үтим», — дип комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100