Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ничек ярата-а!" Иркәне ялгызын өстеннән бикләп киткәннәр

Татарстанның атказанган артисты Иркәне ире Артур ялгыш бикләп киткән. Бу хакта җырчы Инстаграм сәхифәсендә язган.

news_top_970_100
"Ничек ярата-а!" Иркәне ялгызын өстеннән бикләп киткәннәр
"Бүген көн менә шулай ятып, авызны турсайтып, бик мөһим эшләр эшләгән кыяфәт чыгарып, телефонга карап үтәр ахыры... Артур мине бикләп киткән (ялгыш)! Минем ачкычны да алып киткэн(ялгыш). Әле машина ачкычы да нигәдер кесәсенэ эләккән. Бөтен матур уйлар хәзер аның турында... Ял ит ди әле тагын, сиңа ул бик мөхим ди, сезон башлана ди... Рәхмәт инде бииик зур итеп", - дип язган Иркә.

"Кайчан тагын шулай ял итәргә туры килә", "ярый әле телефоныңны алмаган ялгыш", "ничек яратааа", "минем улым мине бикләп киткән иде мәктәбенә. Аңлыйм сине", "яхшы, шундый кайгыртучан ир булгач", "мине дә бикләп китсеннәр иде дә. Эх, юк шул. Рәхәтләнеп ял итегез", - дип язганнар комментарийларда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100