Ничек тиз арада депрессиядән арынырга һәм иммунитетны ныгытырга?
Тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, моның өчен кыйммәтле дарулар һәм экзотик продуктлар кирәкми.
Йокларга иртә яткан һәм иртә торган кешеләрдә депрессиянең авыр формалары күзәтелми һәм иммунитетлары какшамый, дип белдерә Эксетер университеты галимнәре. Бу хакта Daily Mail хәбәр итә. Организмны һәркем иртә торырга һәм иртә ятарга өйрәтә ала икән.
Иртә торган кешеләрдә шизофрения 11%ка сирәгрәк күзәтелгән, иммунитет какшавыннан да сирәк авырганнар.
Тикшеренүчеләр мәгълүматларына караганда, төн уртасына кадәр утырырга яратучыларның проблемалары да күп була: икенче типтагы шикәр чире барлыкка килергә һәм йөрәк авырулары башланырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр.