Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ничек телисең, шулай яшә»: Уфада ике баласы белән югалган ир хатынына хат калдырган

Мазовлар югалганга бер айдан артты инде.

news_top_970_100

Октябрь азагында Уфа шәһәрендә яшәүче ир-ат югалды. Ул үзе белән ике нәни улын да алып китте. Хәзер бу ир-атның хатынына хат язып калдыруы билгеле булды. Бу турыда тикшерүдәге чыганагына сылтама белән UFA1.RU сайты хәбәр итте.

Артем Мазов хатыны Эльвирага «ничек телисең, шулай яшә» дип яза. Ул «еракка һәм озакка китәргә» җыенуын хәбәр итә. Хатта балалар турында берни дә язылмаган.

Сайтның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, хатны Артем Мазов үзе язган. Моны экспертиза раслаган. Хатның язылу вакыты ачыклана.

Документтан аңлашылганча, Мазов хатыныннан китү турында күптән уйлаган, ә качып китү турында карарны кисәк кенә кабул иткән. Ул хатны кәгазьләр арасына куйган, өстәл өстендә калдырмаган, диелә хәбәрдә.

Артем Мазов 5 яшьлек улы Вячеслав һәм 8 яшьлек улы Илья белән 26 октябрьдә чыгып киткән. Шуңа кадәр ул хатыны белән талашкан. Әлегә кадәр атасын да, балаларын да таба алмыйлар.

Бу кешеләр турында дөрес мәгълүмат хәбәр итүчеләргә 500 мең сум бүләк бирү турында игълан ителде. Мазовлар югалганга бер айдан артты инде. Ирнең банктагы хисабында 3 миллион сум булуы ачыкланды, дип хәбәр итте «Башкортстан» телеканалы.

Уфада ике баласы белән ир-ат югалу сәбәбенең өч версиясе бар

Уфада урамга уйнарга чыгып киткәннән соң югалган ике бала һәм әти кешене эзлиләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100