Ничек тазармаска?
Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә.

Психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә: Иң җиңеле һәм рәхәте – ашау инде. Кеше үзенә нинди булса да ярату, игътибар җитмәсә, проблемалар баш калкытса, шуны ашау белән баса. Икенче яктан, эндокринолог һәм психотерапевтлар тазалыкны “саклагыч бронь” диләр. Кеше кемнән дә булса саклану юлын таба. Кеше үзенең тәнен дөрес итеп күрми, сизми. Әгәр ул үз алдына планнар куйса, ул максат сизелә, аңлый, тели, чишә торган булса, шул очракта проблема юк.
Бу кыз инде проблеманы бер тапкыр чишкән. Дөрес формага кергән. Үз-үзенә сорау бирсен: мин үземне ничек яратам? Таза килешме, ябык килешме? Әгәр шул уйларына үзе җавап бирә алса, монда табиб та кирәкми. Кеше процесстан – дөрес тукланудан, матур тән формасыннан рәхәтлек алырга тиеш.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.