Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ничек кредит алырга: Владимир Ильич киңәше

Түбән Кама районының «Якташлар» («Земляки») крестьян хуҗалыгы бер банктан ташламалы кредит алуга иреште. Кече авыл хуҗалыгы предприятиесенә язгы кыр эшләрен башкаруга: минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары, үсемлекләрне саклау чаралары сатып алуга 10 миллион сум акча күчерделәр. Банк ставкасы – 4,5%.

news_top_970_100
Ничек кредит алырга: Владимир Ильич киңәше
nasledie-sela.ru

– Кредит алу өчен миңа төрле гарантия йөкләмәләре алырга һәм фермерлык эшчәнлегендә утыз елга якын мактаулы эшемне күрсәтергә кирәк булды, – дип, кинаяле елмая «Якташлар» крестьян хуҗалыгы башлыгы Владимир Аппаков.

Фермерлар арасында гомуми кабул ителгән фикер бар – безнең банкларда җитештерүне үстерүгә ташламалы кредит алу мөмкин түгел, чөнки бик югары таләпләр куела.

Моны раслап, шуны әйтергә кирәк – июнь азагына республикадагы 4 меңнән артык КФХдан 58енә генә ташламалы кредит бирелгән. Шул ук вакытта «Якташлар» хуҗалыгы мисалы шуны күрсәтә: әгәр намус белән һәм керемне яшермичә, ачык эшләсәң, кредит алырга була.

Владимир Аппаков ике ай эчендә кирәкле документлар пакетын, шул исәптән «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерцияле булмаган оешмасының һәм Россия фермерлар берлеге – АККОРның поручительстволарын, бюджет фондлары алдында бурычлары булмавы турындагы белешмәләрне җыя һәм үз гомерен иминиятләштерә. Банк өчен гарантияләр, кем әйтмешли, тимер-бетоннан. Аңлашылганча, бу очракта крестьян өчен генә һава торышы афәтләреннән хәтәрлек куркынычы бар, ә банклар үз өсләренә мондый хәтәрлекләрне алырга теләми...

Мондый очракта фермерга, дәүләт субсидиясе белән бергә, уңышны иминиятләштерү ярдәмгә килергә әзер. Миңа бу кагылмас дигәнгә өметләнергә ярамый, әлбәттә.

– Мин кредитны ел ахырына кадәр түләп бетерергә тиеш, – ди Владимир Ильич. – Банк хезмәткәрләренә рәхмәт, әлбәттә, без чәчүне башкарып чыга алдык. Дөрес, биш гектар җирдәге кәбестә, суган һәм бәрәңге үсентеләрен май аендагы яңгыр юдырып китте китүен. Әмма без – фермерлар, мондыйларга күнеккән инде.

Банклар белән нәтиҗәле эшләргә теләүче фермерлык берләшмәсенә киңәшем шул – ачык эшләгез, үз финансларыгызны банк счеты аша үткәрегез. Ул чакта банклар белән конструктив эш итү җиңелрәк булачак.

Аппаков Владимир Ильич Түбән Кама районында эшли. Аны Татарстанның иң беренче фермеры дип атыйлар

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100