news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ничек итеп өйдә сыер мае ясарга?

Өйдә куе каймактан май язу өчен блендер кирәк.

news_top
Ничек итеп өйдә сыер мае ясарга?
https://pixabay.com

Кибеттә сыер мае яки атланмай дип йөртелә торган майның төрлеләре сатыла. Ләкин алар һәрчакта да табигый булмый. Атланмайны өйдә дә сыйфатлы итеп ясап — май язып була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.

Сыер сөтеннән ясалган куе каймакны ике литр алабыз, аның урынына куе сөт өсте дә ярый. Майлырак булган саен яхшырак. Шуны кәстрүлгә салабыз. Савыт өслеге кытыршырак булса яхшы, бу очракта майны бергә җыю җиңелрәк.

Шушы каймакны яки сөт өстен миксер белән зур тизлектә 15-20 минут болгатабыз. Май ярмалары барлыкка килә башлагач, аларны бергә җыеп, укмаштырабыз, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар