Ничек итеп тиз арада кыяр үстерергә?
Һәвәскәр бакчачы Зилә Идрисова кыярдан күп уңыш алу серләрен сөйләде.
Биектау районы Колсәет авылында яшәүче Зилә Идрисова бакчасындагы кыярларында тәҗрибә үткәргән. «Су да сибәм, карыйм, кыяр һаман юк. Кыярлары бар, тик кечкенә, үсмиләр, кайберләре саргая да башлаган. Бөтен көче кыярга түгел, ә ботакка китә дә көче җитми. Кыярның да ян ботакларын кисәргә кирәк дигәнне ишеткәнем бар иде инде. Мин дә бер көнне бик зур булып үскән ян ботакларын кисеп чыктым, кечкенәләрен калдырдым әле. Артык үсеп, комачаулый башласа, аннары да кисеп атарга була. Бу — бер эксперимент кына әле минем. Болай эшләгәнем юк иде.
Элек әниләр: «Бер үк кыярга, мыегына баса күрмәгез, аннары үсүеннән туктый, үзем өзеп алып бирәм», — ди торганнар иде.
12 июнь көнне ботакларын кисеп, су сиптем. Икенче көнне иртән инде кыярлар үзгәргән. Бер төн эчендә галәмәт кенә үсеп тә өлгергән. Кичә дә җыярга була иде кыярларны, мин бүген өзеп кердем. Без бит күпне өмет итеп, кайвакыт әзеннән дә калабыз.
Шушы 2-3 көндә озын булып үстеләр, һәр буынында 4-5 см саен кыяр. Ашламалар сипмим, сипсәм дә үлән суын гына салып чыгам төпләренә», — ди Зилә апа.