Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ничә яшьлек кешеләр яман шеш белән ешрак авырый?

Ничә яшьлек кешеләр яман шеш белән ешрак авырый?

news_top_970_100
Ничә яшьлек кешеләр яман шеш белән ешрак авырый?

Россия Сәламәтлек министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Андрей Каприн кешеләр ничә яшьтә яман шеш белән ешрак авырганын әйтте. Бу турыда РИА Новости агентлыгы язды.

70–79 яшьлек хатын-кызлар һәм ир-атлар яман шеш белән ешрак авырый икән. Ир-атларда үпкә яман шеше ешрак очрый. Яман шеш белән авыручы ир-атларның 17 проценты шушы авырудан интегә. Хатын-кызларда исә күкрәк яман шеше ешрак очрый. Аларның 20 процентында шушы авыру ачыклана.

Андрей Каприн сүзләренчә, илдә яман шеш белән авыручылар саны тәмәкегә каршы кампания башлангач кимегән. 

Шул ук вакытта ул ел саен яман шеш белән авыручылар күрсәткече чама белән 1,5 процентка артуын да әйткән. Соңгы ун елда шундый авырудан интегүчеләр 14 процентка арткан. Моның берничә сәбәбе бар. Шулар арасында гомер озынлыгы арту. Ә яман шеш — олы яшьтәгеләр авыруы, дигән Андрей Каприн.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100