Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ничә яшькә кадәр кредит алырга мөмкин?

Россиядә кредитлар 75 яшькә кадәр бирелә. Ләкин мондый яшьтәге клиентларга берничә зур банк кына кредит бирә (мәсәлән, Сбербанк, Россельхозбанк). Күпчелек банклар чик итеп 65 яшьне билгели. Әлбәттә, һәрбер яшьнең үз «ләкиннәре» бар: банк тарафыннан билгеләнгән яшькә кадәр, барлык комиссия һәм процентлар белән бергә кредит түләнеп беткән булырга тиеш. Өлкән яшьтәгеләргә кредит алу өчен, поручительләр кирәк, шулай ук өстәмә эш булу, шәхси фатир, җир участогы яки машина булу да файда гына булачак.

news_top_970_100
Ничә яшькә кадәр кредит алырга мөмкин?

«Кредит алырга мөмкин булган яшь чиге закон тарафыннан билгеләнмәгән. Барысы да банкның үз сәясәтеннән һәм кредит алачак кешенең аны вакытында түли алачакмы-юкмы икәнлеген күзаллавыннан тора. Шулардан чыгып, һәр банк кредит бирү-бирмәүне үз хәл итә, -дип белдерде АиФ.ru га ФинПотребСоюзның банклар бүлеге җитәкчесе Михаил Беляев.

10 ел элек кредитларны пенсия яшенә (хатын-кызлар – 55, ир-атлар – 65) җиткәнче генә бирәләр иде. Хәзер банклар үз сәясәтләрен үзгәртәләр һәм өлкән яшьтәгеләргә дә кредит бирәләр. Алар вакытында бурычларын түлиләр һәм айлык түләүләрне дә тоткарламыйлар. Банкирлар фикеренчә, бу пенсионерларның эшләүче балаларын җәлеп итә ала – әти-әниләр үз исемнәренә кредит ала, ә балалары зур булмаган процентларда түли. Бу алар өчен үзләренә кредит алуга караганда табышлырак була.

"Банклар өлкән яшьтәгеләргә кредит бирмәскә тырышалар, ләкин хәзер башкачарак ситуация. Банклар пенсионерларга уңай карый, чөнки алар күп булмаса да, әмма стабиль табыш алалар. Әгәр банклар пенсионерларга зур булмаган суммага һәм аз вакытка кредит бирәләр икән, түләләр вакытында башкарылачак һәм бурычлар да булмаячак», - дип аңлатты белгеч.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100