Ничә сум бурыч булса, приставлар чит илгә ялга чыгарга рөхсәт итми?
Алимент өчен 10 мең сум бурыч булса, чит илгә чыгармаулары ихтимал.
30 мең сум бурыч булса да, 10 мең сум бурыч булса да, суд приставлары чит илгә чыгуны чикләргә мөмкин. Бу турыда РИА Новости Приставлар идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.
Илдән чыгып китүгә чикләү башкарма документлар буенча 30 мең сум бурыч булса билгеләнә, чикләү суд биргән башкарма документларның барлык категорияләренә дә кагыла.
Бурыч 10 мең сум булса да, ил чигендә туктатулары бар. Бу бурыч алимент, сәламәтлеккә китергән зыянны каплау, җинаятьләр өчен мораль зыян һәм башка очракларга кагыла.
Бурычың бармы икәнен белү өчен дәүләт хезмәтләре порталында Россия ФССП сервисын кулланып була.