Ничә градус эссе булганда, эштән алдан җибәрү каралган?
Һава температурасы нормадан тайпылганда, эш вакытының дәвамлылыгы СанПиН белән билгеләнгән.

Температура режимы кондиционерлар ярдәмендә урнаштырыла. Шулай ук хезмәткәрләргә эштә тәнәфесләр ясау мөмкинлеге, ял итү урыннары булдырыла. Эш бүлмәләрендә эчә торган су, аптечка куела.
Һава температурасы нормадан тайпылганда, эш вакытының дәвамлылыгы СанПиН белән билгеләнгән. Әгәр эш бүлмәсендә температура 28,5 градус булса, эш көнен бер сәгатькә кыскартырга киңәш ителә. Температура 29 градус булса, хезмәткәрләрне ике сәгатькә алдан җибәрү каралган.
Бүлмәдә температура 30,5 градуска кадәр күтәрелгәндә, эш көнен дүрт сәгатькә кадәр кыскартырга киңәш ителә, диелгән әлеге хәбәрдә.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.