
Аш-су блогеры Гөлнара Габдуллина гаиләсенә зур кайгы килгән. Аның бертуган энесе махсус операциядә һәлак булган.
«Ахыргача ышанмадык, исәндер, дигән өмет белән яшәдек, апаем… Ничекләр генә түзи-и-ик… Әти-әнием ничек күтәрер бу кайгыны?» – дип язды ул энесенең фотосурәтен куеп, сторисларында.
Блогер инде 10 көннән артык үзен кулга ала алмавы, якыннарының үзе өчен бик борчылуы турында да сөйләде.
«Инде 10 көннән артык шушы халәттә йөрим. Балаларны да күрәсем килмәгән чакларым булды. Ашарга пешерми идем, депрессиягә кереп киттем.
Болай ярамый, минем балаларым бар. Балаларым чирләвен теләмим. Самира болай да «нигә елыйсың» дип бик борчылды», – ди ул.
Гөлнараның тормыш иптәше дә бүгенге көндә махсус операциядә. Ул анда хәрби фельдшер булып хезмәт итә.