Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ничек шулай булган?»: Башкортстанда бер хатын-кыз хастаханәдән чыккач вафат булган

news_top_970_100

Башкортстанда бер гаилә әниләренең үлемен тикшерүне таләп итә – хатын-кыз хастаханәдән чыгып 2 көн узгач вафат булган. Мөрәҗәгатьне республика җитәкчесе аккаунтына язганнар. Снежана Лихачева сүзләренчә, әнисе 21 гыйнварда хастаханәдән чыккан, үзен яхшы хис иткән. Ләкин 23 гыйнварда кан китүдән вафат булган. Бу хакта «Мой Башкортостан» сайты яза.

«Аны ничек чыгарганнар һәм ничек караганнар! Йөрәктән дәвалаганнар. Тамара Георгиевнаның ире тикшерү комитетына гариза язачак», – дигән Снежана Лихачева.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында да бу хәлгә аңлатма биргәннәр. Анда әйтүләренчә, хәзер хастаханәдә тикшерү башланган. Аның нәтиҗәләрен вафат булган хатынның туганнарына хәбәр итәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100