news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ничек курыкканымны сөйләп аңлатырлык түгел» - Зәринә Асылкаева Балида давылга эләккән

news_top
«Ничек курыкканымны сөйләп аңлатырлык түгел» - Зәринә Асылкаева Балида давылга эләккән
Фото: "Интертат", Милена Новикова

Җырчы Зәринә Асылкаева Бали утравында ял иткәндә давылга эләккән. Балида өч көн тоташ яуган яңгырлардан соң бик көчле су басулар күзәтелә. Туристлар арасында популяр булган районнар да су эчендә утыра, кайбер урыннарда кешеләр көймәләр белән йөри.

Балида инде өченче көн яңгырлар, көчле җил, тирә-якта бар нәрсә йөзә…

Кичә без бик каты давылга эләктек… Ышык урын эзләп йөгергәндә, каршыбызда пальмалар, фонарьлар ауды. Ничек курыкканымны сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Кулымдагы кулчатырым да очып китте, – дип сөйли бу хакта Зәринә сәхифәсендә.

Җырчының сторисларында кояшлы кадрларны да су баскан урам фото-видеолары алыштырган.

Бүген, су басу сәбәпле, кунакхадән чыга алмадык. Өстәвенә, зоопарк та «иреккә» чыккан. Күрәсең, аҗдаһа кытайча Яңа елдан соң өенә таба юл алган, – дип, урам уртасыннан галәмәт зур питон йөзеп барган видеолар күрсәтә Зәринә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар