Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ничек итеп шаурма простатадан, инфаркттан һәм инсульттан коткара?

news_top_970_100
Ничек итеп шаурма простатадан, инфаркттан һәм инсульттан коткара?
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Беренче каналда кардиолог Герман Гандельман һәм иммунолог Андрей Продеус «Жить здорово!» тапшыруы эфирында шаурма ашауның файдасы турында сөйләгән. Алар, шаурма ашау простата чиреннән булыша, инфаркт һәм инсульт, диабет куркынычын киметә, дип белдерә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Табиблар моны шаурмада файдалы ингредиентлар күп булу белән аңлата. Томат пастасында ликопин бар. Ликопинны күп кулланган ир-атларда простата бизе (предстательная железа) яман шеше булмый. Томат пастасы куллану инфаркт һәм инсульт куркынычын да киметә.

Моннан тыш, камыр ризыкларында марганец була, ул диабет куркынычын киметә.

Шаурмага соусны бик күп салмасаң, аның калориялелеге 100 граммга 170 килокалория була. Бераз гына камыр белән итле-яшелчәле ризык өчен бу – шактый яхшы, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100