«Ничек дулкынланганны үзебез генә беләбез...» – Фәридә-Алсуга мактаулы исем бирелде
30 елга якын тарихы булган Фәридә – Алсу дуэты солистлары Фәридә Әхмәтшина белән Алсу Сөнгатуллина «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Куанычлы хәбәр җырчыларның апрель аенда узган концертында билгеле иде инде. Бүген аларга дәрәҗәле бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тантаналы рәвештә тапшырды.
Сөнечләре турында «Интертат»ка Фәридә Әхмәтшина сөйләде, видеолар җибәрде. Җырчылар тантананың икенче өлешендә барлык кунаклар алдында җыр да башкарган.
«Бүләкләү чаралары тарихында бүләкләнүчеләр үзләре чыгыш ясау – беренче тапкыр! Күкрәктә медаль белән җырлау безнең өчен аеруча дулкынландыргыч булды. Йөрәкнең ничек типкәнен үзебез генә беләбез», – диде җырчы.
Фәридә белән Алсуны чын күңелдән тәбрик итәбез!