Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ничек бу йортка чит хатын-кыз алып килә алдың?»: ана киявенең хыянәтен кичерә алмаган

Светлана яман шештән вафат була. Коллективтагы хатын-кызлар 33 яшендә тол калган аз сүзле ир-атны кызгана, вакыт узу белән, аңа хатын эзли-тәкъдим итә башлыйлар...

news_top_970_100
«Ничек бу йортка чит хатын-кыз алып килә алдың?»: ана киявенең хыянәтен кичерә алмаган
flirt.jofo.me

Рамил Гаделшинның гаилә тормышы 10 елга гына җитә. Хатыны озак еллар бәби алып кайту өчен дәвалана, ир белән хатын авырлыкларны бергәләп җиңә, дип яза бу вакыйга турында «Челнинские известия» сайтында Лалә Гайфетдинова. Ниһаять, гаиләләренә күптән көтелгән бәхет килә: уллары туа. Ләкин озакламый ишекләрен кайгы шакый – Светлана яман шештән вафат була.

Улы белән калган тол ир

Малай әнисен 4 яшендә югалта. Рамилгә улын үстерү-тәрбияләүдә аларга күченеп килгән әбисе – Светлананың әнисе ярдәм итә. Кияве белән мөнәсәбәтләре бик яхшы була. Рамил экспедитор-йөртүче булып эшли, командировкаларга еш йөри. Эш урынын алыштырырга җыенмый – яхшы хезмәт хакы ипотеканы түләргә һәм гаиләсен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Коллективтагы хатын-кызлар 33 яшендә тол калган аз сүзле ир-атны кызгана, вакыт узу белән, аңа хатын эзли-тәкъдим итә башлыйлар. Ләкин Рамил бу хакта сөйләшүләрдән кача гына.

Хатыны вафатына 1 ел узгач, ул Нурияне очрата. Алар уртак дусларының туган көнендә танышалар. Чибәр брюнетка көллияттә укыта икән, беркайчан да кияүгә чыкмаган, баласы юк.

Соңрак Рамил туган көнен үткәргән дустының кунак кызы килсен өчен хәйран зур көч куйганын белә, чөнки Нурия, чын мәгънәсендә, «өй корты» икән. Бәйрәм күңелле уза, ике ялгыз йөрәк, үзләре дә сизмәстән, бер-берләренә тартыла. Нурия Рамилнең ялгызы ул үстерүен белә. Ләкин сораулар бирми, Рамилнең бу хакта үзе сөйләвен сабыр гына көтә.

Ул ирне ошата, улы белән таныштыргач исә, күңеленә: «Чакырса, кияүгә чыгам. Дус кызларым күптән бала үстерә, мин кемнән ким?» – дигән уйлар килә. Үз эченә бикләнгән, артык басынкы улы Тимур белән Нуриянең уртак тел табуын күреп, Рамил дә өйләнер, яңа гаилә корыр вакыт җиткәнен аңлый.

Алар ЗАГСка гариза бирәләр. Нурия әти-әнисеннән китеп, Рамил янына күчеп килә. Бар якыннары алда көтелгән туйга әзерләнә, яшьләр бәхетенә шатлана. Барысы да, тик Рамилнең әбисе – беренче хатынының әнисе генә түгел. Ул кызының үлемен бик авыр үткәрә, соңыннан үзе әйтүенчә, киявенең хыянәтен кичерә алмый. Роза Кирилловна киявенә күз яшьләре аша: «Ничек син бу йортка чит хатын-кыз алып килә алдың? Минем кызым үлде, ә сез сөенеп-шатланып яшисез!» – дип әйтә.

Әби кеше кияве фатирыннан кызының тунын, кыйммәтле киемнәрен, затлы зәркән бизәнгечләре салынган тартманы ала, савыт-саба һәм кер юу машинасын да калдырмый.

«Акча бирмәсәгез, бөтен шәһәргә рисвай итәм!»

Шул көннән башлап, әби кеше оныгы белән аралашудан туктый, хәтта туган көне белән дә котламый. Алай гына да түгел, олы кызының балаларына да, ягъни малайның туганнан туган абый-апаларына да аралашуны тыя. Рамил бик борчылса да, түзә. Нурия улы белән уртак тел таба, малай ешрак елмая башлый, бик теләп, башка балалар белән уйный.

Ә Роза Кирилловна кабат пәйда була һәм мирасны бүлүне таләп итә: ипотекага алынган фатирдан кызының өлешен һәм машиналарының ярты бәясен сорый. Бу вакытта Нуриянең бәби көткән чагы – Роза Кирилловнаның кычкыруларына, акча турындагы сүзләргә борчылудан, стресс белән ул хастаханәгә эләгә.

Рамил шәһәр үзәгендәге 2 бүлмәле фатирын сатарга теләми, өстәп, ипотека да аның өстендә бит әле. Кызларының саулыгы өчен борчылган Нуриянең әти-әнисе ярдәм тәкъдим итә. Алар үз дачаларын сата, җыеп килгән акчаларын өстиләр һәм Рамилгә 1 млн сум акча җыеп тапшыралар. Ул исә акчаны, бирәчәгенең бер өлеше итеп, беренче хатынының әнисенә бирә. Машина акчасын бирәсе кала. Роза Кирилловна исә көтеп торырга риза түгел, элекке киявен туктаусыз ашыктыра. Хәтта янауга күчә: почта аша: «Акчаны бирмәсәгез, судка бирәм, бөтен шәһәргә рисвай итәм!» – дигән хатлар җибәрә.

Юрист аңлатмасы

Эксперт – адвокат Сергей Русинов әйтүенчә, монда законга каршы килә торган берни дә юк.

«Кызының үлеменнән соң иң беренче варислар булып, аның улы һәм әнисе кала. Әгәр әнисе һәм элекке кияү үзара килешә алмый икән, нотариус яки судка мөрәҗәгать итә алалар, анда фатир, машина өлеше өчен акчалата күпме компенсация тиешлеген ачыклыйлар. Чөнки һәр очрак индивидуаль, – ди юрист. – Кызганыч, ләкин мирас турында сорау чыкканда, якын туганнар еш кына дошманлаша, уртак тел таба алмыйлар. Иң дөрес вариант – васыятьнамә язу, ул вакытта конфликт өчен сәбәп калмый».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100