Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ничә яшьлек ирдән бала табу хәерле?

news_top_970_100
Ничә яшьлек ирдән бала табу хәерле?
"Татар-информ" архивы, Михаил Захаров

Медицина ягыннан караганда, ир-атлар өчен бала ясау яше 25 яшьтән башлана. Бу турыда табиб-андролог Андрей Дмитриев «Лента.ру» сайтына сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, нәкъ менә шушы яшьтән ир-атларда гормональ фон урнаша. Һәм бу период 40 яшькә кадәр дәвам итә. Ир-атлар өчен репродуктив яшь буенча катгый чикләүләр юк. Бу чорга зарарлы гадәтләр: хәмер эчү, тәмәке тарту йогынты ясый ала.

Бала ясауга төрле ялкынсыну авырулары, артык авыр физик эш, мунча керү, машина утыргычында җылыткыч эшләтү дә тәэсир итәргә мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

Хатынының йөклелегенә ир кеше кимендә өч ай алдан әзерләнә башларга тиеш. Ул зарарлы гадәтләрен ташлаган очракта, сперматазоидлар өч ай эчендә тулысынча яңара һәм өлгереп җитә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100