news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ничә градус салкында балалар мәктәптә бармый?

news_top
Ничә градус салкында балалар мәктәптә бармый?
"Татар-информ" архивы

Кисәк суыту һәм көчле салкыннар килү сәбәпле, Татарстан мәктәпләренең күбесендә кышкы каникул 2 көнгә озынайтылды. Бу – язгы каникул хисабына эшләнә. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Министрлык дәресләр булмый торган температураларны атады.

  • – 23 градуста авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар,
  • – 25 градуста шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары,
  • – 27 градуста шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары,
  • – 30 градуста авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфлары,
  • – 32 градуста шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфлары мәктәпкә укырга бармый.

Шулай ук температура – 25 градустан түбән булса, балаларны мәктәп автобусларында йөртми торырга киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар