Нибары өч ингредиенттан торган хычины рецепты
Рецепт белән инстаграм сәхифәсендә аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова уртаклаша.
Өч ингредиенттан торган хычины рецепты:
Сыр — 120 гр. (минем гади «Российский» сыры)
Пешкән бәрәңге — 4
Он — 120 гр.
Яшел суган белән укроп та кушарга була.
Бөтенесен бергә кушып болгатабыз да, җәеп, коры табада ике ягын да кыздырабыз. Пешкәч, эретелгән сыер мае белән майлыйбыз.
Тәмле булсын.