Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни вафат, хәзер үч алырга да кешем калмады» - детдом балалары язмышы

Бу язмада балалар йортында тәрбияләнеп чыккан һәм шунда тәрбияләнүче балалар тарихы.

news_top_970_100

«Безне бик „экзотично“ тәрбияләделәр»

Илһам, 20 яшь:

Минем әти мин туганда ук юк иде. Ә әни азып-тузып йөри торган хатын-кыз, анда минем кайгы булмады, мине балалар йортына бирделәр. «Әни» дигән төшенчәне мин бервакытта да аңламадым һәм ул вафат булгач та мин ниндидер ачы югалту, кайгы-хәсрәт хисләре кичермәдем.

Мин балачагымны бик начар хәтерлим. Әмма кайбер мизгелләр хәтергә сеңеп калган.

Безнең бик «экзотично» тәрбияләделәр инде. Вак-төяк шуклыклар өчен дә балаларны кышын трусикчан гына тышка алып чыгалар иде дә, карга ыргыталар иде.

Ә җәен җәза коралы — кычыткан. Мәңге онытасым юк, берсендә минем башымны кер юа торган машинага тыктылар, анда курыканным аңлатып кына бетерә торган түгел.

Әгәр бала төнлә астына сисә, аңа җәза бирәләр иде. Кич һәм төне буе эчәргә су бирмиләр, клеенка өстенә кычыткан җәеп, шуның өстенә яткыралар иде. Ә астың юешләнеп уянсаң, бетте инде, чыбык белән яралар…

Берсендә коридордан чабып барганда тәрәзә төбендәге гөлне аудардым. Мине нәрсә көткәнен аңлап, елап җибәрдем һәм куркуымнан астыма олы йомышны йомышладым… Тәрбияче апа ярсып, мине җилтерәтеп алды да ванна бүлмәсенә өстерәп алып китте. Юындыра башлады, үзе миңа мыскыллы сүзләр кычкыра, суга…

5 яшьтән соң мине башка балалар йортына күчерделәр. Анда исә «дедовщина» иде.

Ниндидер гаебе булган балалар белән «старшаклар» аралаша иде — алар безнең белән махсус «тәрбияви» сөйләшү алып бара һәм эзләр калмаслык итеп кыйный.

Әле җәза психиатриясе дә бар иде: үз-үзен начар тоткан балаларны бер айга психушкага ябалар иде. Анда барасы балаларны мәктәп линейкасында, бөтен балалар алдында әйтәләр иде, янәсе башкаларга да сабак.

Кайберәүләр балалар йортында ирек дип әйтә. Юк, без ирекле түгел. Интернаттан — метрога, метродан — музейга, ә калган вакытта син койма артында.

Ирек турында хыяллана идем. 18 яшемне бик көттем. Ветеринар булырга хыялландым, чөнки хайваннарны бик яратам.

Гаилә турында фильмнардан карап, китаплардан укып кына белә идем, анда барысы да бик гади, рәхәт дип уйлый идем.

15 яшьтә мин гаиләгә эләктем. Минем күзаллауларым өлешчә акланды. Мәсәлән, әти-әнинең дуслар түгел икәнен аңладым, алар белән субординация сакларга кирәк. Әле тагын укырга да кирәк иде.

Гаиләгә килеп эләккәч киләчәгем турындагы хыялларны үзгәрттем. Мәсәлән, ветеринар булып эшләүнең асылын аңладым, физика белән мавыгым киттем. Хәзер мин Финанс университетында укыйм.

Өйдәге балалар белән озак кына мөнәсәбәтләр кора алмадым: таныша белмим, сөйләшеп китә алмый һәм бу мине бик борчыды. Барысы да студент булгач үзгәрде, шунда гына мин ачылып аралаша башладым.

«Балаларны кире кайтаралар һәм мондый хәлләр еш була»

Миләүшә, 16 яшь, балалар йортында тәрбияләнә:

Минем әни балалар йортында үскән, аның бөтен туганнары вафат булган. Әти аны авырлы вакытында ташлап киткән, безнең даими яшәү урыны булмады һәм абыем белән мине балалар йортында алып киттеләр. Шулай итеп 4 яшемдә мин детдомга эләктем.

Мин әле ни булганын аңларлык түгел идем. 2 елдан соң бер гаилә тәрбиягә алды, анда мин 6 ел яшәдем. Аларның үзләренең уллары бар иде, әмма алар кыз бала теләгән.

Мин яхшы укыдым, әни миңа ярдәм итте, бергә дәресләр әзерли идек. Алар минем белән күп сөйләшә иде, миннән чын кеше тәрбияләргә теләделәр. Бу аларның килеп чыкты дип өметләнәм.

Яшүсмер вакытта проблемаларым башланды, көйләттем, алдый башладым, гәрчә әнинең ялганлауны, алдауны җене сөйми иде. Җәзаларлар дип куркып, алдый идем. Безнең конфликтлар еш кына күз яшьләре белән тәмамлана иде. Һәм берсендә әни «Җитте!» диде.

Алар барысын да яшереп эшләде, хәтта минем белән сөйләшмәделәр дә. Башта мине җәйге лагерьга бирделәр, аннан реабилитация үзәгенә, соңыннан икенчесенә, инде шунда психолог миңа җайлап кына, аларның миннән баш тартуын әйтте.

Бу минем өчен авыр иде, елап җибәрдем. Күңелемдә бушлык, гарьләнү тойдым. Хәзер аңлыйм: без мөнәсәбәтләр кора алмадык. Балаларны кире кайтаралар, мондый хәлләр җитәрлек…

Минем телефоным юк иде, алар белән сөйләшә алмадым. Соңыннан минем янга кунакка әти килде. Әмма аның белән бу хәл турында сөйләшергә кыюлыгым җитмәде.

Ул хәзер дә яныма килеп йөри. Әти мине кире алырга да тели, әмма бер гаилә ике тапкыр ала алмый.

Балалар йортында миңа гаиләдә булган ирек җитмәде. Әти-әни назы, гаилә мохите җитми иде.

Монда икенче тапкыр килеп эләккәч миндә шок булды, укуым начарланды, берни дә теләмәдем, бар нәрсәгә битараф идем.

Хәзер мин үзем теләп икенче балалар йортына күчтем. Монда тәрбиячеләр балаларга репетиторлар, волонтерлар эзли, бәйгеләр оештыра.

Күптән түгел үз әнием мине социаль челтәрдә эзләп тапты. Башта аның белән аралашырга теләмәдем, әмма соңыннан очраштык. Ул асоциаль тормыш рәвеше алып бара, эчә дип сөйләгәннәр иде миңа. Ләкин бу алай булып чыкмады. Ул күп эшли, абыемны тәрбиягә алган гаиләсеннән кире алган, ул хәзер аның белән яши. Ул мине дә алырга теләгән иде, әмма мин баш тарттым. Балалар йортында калып, соңыннан үз юлымнан китсәм тынычрак булыр дип уйладым.

Укуым яхшырды, реклама буенча укырга керергә телим.

Тагын берәр гаилә мине тәрбиягә алырга теләсә ризалашыр идем микән? Белмим. Хәзер минем кешеләргә ышанычым бетте. Әнием барын беләм һәм бу миңа җитә.

«Булган бар нәрсәмне тартып алдылар»

Альберт, 30 яшь:

Балалар йортына мин 2 яшьтә эләктем. Әни эчте. Иректә бары тик олы апам гына калды — аңа 16 яшь иде, ә безне, малайларны төрле балалар йортларына тараттылар.

Балалар йортларында «дедовщина» чәчәк ата иде. һәркем үз-үзен яклый, нык характерың булса — исән аласың. Яхшы укучыларны яратмадылар, ә яхшы укый идем, шуңа күрә мине кыйныйлар иде.

Моңа түзеп туйдым, үзем дә җавап кайтар башладым. Шуның өчен мине психушкага җибәрделәр.

Хастаханәгә җибәрү — мыскыллау белән бер иде инде. Төнлә уята торганнар иде, йокы аралаш сораулар бирәләр. Балаларны уколларга һәм даруларга утыртып бетерделәр. Әмма соңыннан хастаханәгә китүгә шатлана да идек — балалар йортыннан, җәзалаудан, көндәлек тормыштан ял итеп тору кебек.

Төрлечә җәзаладылар. 7 яшьтә кесәмнән тәмәке кабы таптылар, мине саткан кыз белән сугыштым — шуның өчен мин төне буе яшелчә базында утырып чыктым. Ә анда бәрәңге өстеннән күселәр чабышып йөри… Йоклый алмадым, шул күселәр мине кимереп бетерер дип курыктым, йоклап китмәс өчен төне буе әрле-бирле йөреп тордым…

7 яшь иде бугай, мине алырга теләгән гаилә минем белән танышырга килде. Әмма мин гаиләгә барудан баш тарттым.

Башта «старшаклар» «нигә әле син гаиләгә барырга җыенасың?» дип кызыксынды. Имеш, детдомда яши идек бит әле, ә гаиләгә «гел елак, зарланып торган балаларны гына алалар». Гаиләгә китәргә «старшаклар» рөхсәт итми дип тә әйтеп булмый, чөнки бу сатлыкҗанлык булачак иде.

Тәрбиячеләр дә: «Менә без аңа шундый яхшы мөнәсәбәттә, ә ул безне ташлап китә», дип әйтә иде. Шул вакытта киткән булсам, бәлки тормышы яхшырак та булган булыр дип уйлыйм хәзер.

Минем ташчы һөнәрен үзләштерәсем килде, әмма мине сварщикка укырга җибәрделәр. Ә безгә сайларга рөхсәт ителми иде.

Әнинең үлеме турында 14 яшемдә белдем. Бу очраклы булды, үземнең шәхси эшне укырга дип кабинетка качып кергән идем.

Моны белгәч миңа шок булды, төне буе шул кәгазьне тотып утырдым. Ә минем бит детдомнан чыккач, аның янына барып ни өчен безнең белән шулай кыланганын беләсем килгән иде. Ә хәзер үч алыр кешем дә калмады.

Әти-әнине мин кичерә алмадым. Үзе теләгән кешене генә гафу итеп була. Әни исән вакытта үзе моны теләмәгән икән, димәк ул аңа кирәк булмаган.

Балалар йортыннан чыккач, миңа торак бирмәделәр. Мин үземә фатир тиешлеген белмәдем дә. Хәзер суд процессы бара.

Кечкенәдән күзләрем белән проблема булгач, минем инвалидлык группасы бар иде. Хәзер интернаттан чыккач группаны алырга телиләр, берничә тапкыр учетка басарга тырыштым. Төнге сменаларда йөк ташучы булып эшлим.

Бөтенләй сукыр калсам, яшәргә дә теләмим. Ялгызыңа гына проблемаларны хәл итеп булмый. Балалар йортыннан чыккан кеше болай да ялгыз була, бу бик авыр.

Минем югалтыр нәрсәм калмады инде. Бәлки мин шуңа да шулай җиңел яшимдер. Мөмкин булган бар нәрсәмне дә тартып алдылар инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100