"Әни, син үзеңә-үзең зыян эшлисең": Алла Пугачевага нәни кызы акыл өйрәтә - видео
Алла Пугачева диңгездә йөзәргә җыенып чыгарга җай тапмаганын әйтә.
Пугачева "Сез молодцы, диңгездә коенасыз. Мин барганым юк әле", дип әйтеп бетерергә дә өлгерми кала. "Әни, син үзеңә-үзең зыян эшлисең", дип тезеп китә кызчык.
Нәни Лиза әнисенә диңгез суының, йөзүнең файдасын тәфсилләп аңлата. "Йокыдан торгач та, үзеңне сәламәт итеп хис итәрсең", дип әнисенә диңгез суының сихәтен сөйли Лиза.
Инстачылар Лизага сокланып, комментарийлар калдырган.