news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни сәбәпле Рамазан аенда ураза тоту җиңелрәк?

news_top

Тимергали хәзрәт Юлдашев сүзләренчә, Рамазан уразасы турында күп кенә хәдисләр риваять ителә. Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әлеге сүзләрен тапшырган:

«Рамазан ае кергәч, җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шәйтаннар баглана».

Шушы хәдистән аңлашылганча, Рамазан аенда: Аллаһның рәхмәте иңәр, шәйтаннар бикләнер, багланыр, ураза тотарга комачауламас. Шуңа да күпләребезнең, башка айлардан аермалы буларак, Рамазан аенда ураза тоту аеруча җиңел булуын һәм гөнаһлар да аз кылынуын сизгәне бардыр.

Һәркемгә дә бәрәкәтле, игелекле көннәр теләп калам. Аллаһы Тәгалә кылган гамәл-гыйбадәтләрне кабул кылса иде», дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар