news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни сәбәпле кешеләрнең баллы яки тозлы ризык ашыйсы килә?

news_top
Ни сәбәпле кешеләрнең баллы яки тозлы ризык ашыйсы килә?
Владимир Васильев, архив

Эндокринолог Елена Губкина сүзләренчә, кешенең баллы ризык ашыйсы килә башласа, димәк, организмда микроэлементлар җитешмәве ихтимал. Тозлы ризыкка тартылсаң – сыеклык җитешмәве мөмкин. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Әгәр кеше сыеклыкны аз эчсә, организм дым микъдарын тулыландырырга тырыша һәм тозлы әйбер ашап кую кирәклеге турында сигналлар бирә башлый. Чөнки тоз куллану автомат рәвештә сусау хисе тудыра.

Губкина сүзләренчә, кеше бер тәүлектә авырлыгының 1 килограммына карата кимендә 30 миллилитр сыеклык эчәргә тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар