Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни сәбәпле кеше бастырыла: «Йоклар алдыннан дога укымасам,албасты тагын килеп җитә»

Төнлә йоклаганда кеше бастырылса, моны албасты, җеннәр эше дигәннәр. Медицина күзлегеннән бу күренешкә нинди аңлатма бирелә? Бу хакта - «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
  • Төнлә кемдер буган сыман, тын кысылу, селкенә алмау, катып калу, куркыныч тавышлар ишетү һ.б... Бу күренеш бастырылу (сонный паралич, сонный ступор, катаплексия пробуждения) төшенчәсенә ия.

«Буа башламасын дип борчылам»

Айгөл Шәйхразиева, Кукмара:

Өй җыештырып йөргәндә, әниемнең мендәр астында кайчы таптым. Бу миңа бик тә сәер тоелды. Ялгыш мендәре кырыйга алышып, битенә зыян килмәсен дип борчылдым. Үзеннән нишләп алай кайчы белән йоклавын сорагач, җавап бирмичә йөрде. Аптырата торгач, серен ачты. Ул инде ярты ел буе төнлә бастырыла икән. Күземне ачам да, янымда арслан баласы утыра, ди. Куркуымнан кычкырырга теләсәм дә, тавышым ишетелми, ди. Буа башламасын дип борчылам. Элек әби-бабайлар, бастырылган очракта, үзең янында пычак яки кайчы тотарга әйткәннәр. Шуңа күрә, ул аларның сүзләре буенча, мендәр астында «салкын корал» тота икән. Ярдәме дә бар, ди.

Илназ Сәрвәров, Актаныш:

Төнлә йокларга ятарга да куркыныч була башлады. Еш кына минем бүлмәгә кечкенә генә буйлы клоун килә дә, буа башлый. Үземчә, куркуымнан, акырмакчы булам, ә тавышым чыкмый. Мине буарга теләгән кулларын читкә этәрмәкче булсам да, селкенә алмыйм. Шушы куркыныч күренешкә карап ятарга мәҗбүрмен. Картина шул хәтлек реаль булып тоела, хәтта өнме бу төшме икәнне дә аңламыйсың. Клоун мине каядыр дәшә. «Әйдә минем белән, бер әйбер күрсәтәм» дип котырта.

Бала чагыңда клоуннар куркытканы булдымы?

Шунысы кызыклы да инде аның. Алар миндә һәрвакыт позитив хисләр генә уята иде. Бастырылганнан соң, клоуннарга карашым үзгәрде.

«Кап-карадан киенгән апаң ачкычларны уйнатып чабып йөри»

Гөлфрүз Шәйдуллина, Апас:

Миңа хәзер 57 яшь. Мин инде йокларга курка башладым. Төнлә мине бер җен үтерергә килде. Озак яшәдең, сине бүтән дөнья көтә, диде миңа албасты. Өстемә менеп утырды да, муеныма ябышты. Шул төннән башлап, мин догалар укый башладым. Йоклар алдыннан дога укымасам, Албасты тагын килеп җитә. Бу Аллаһыбызның намазга басарга вакыт җитте дип кисәтүедер.

Динара Мансурова, Чаллы:

Нәрсәгә язарга инде кешенең бастырылуы турында? Кешене шүрләтергә телисеңме әллә? Мондый «кошмардан» соң йоклый алачаксыңмы соң? Әгәр дә мин бастырылсам, гел бер төрле образны гына күрәм, бер төрле тавышны гына ишетәм. Шуны сизгән бар: үземнең туган йортның бүлмәсендә генә бастырылам. Шәһәргә киткән очракта, бөтенләй андый әйбер күзәтелми. Менә бу айда авылга өч мәртәбә ялларга кайттым һәм өчесендә дә бастырылдым. Йокыга киткәч, кинәт кенә ачкыч тавышларына уянып китәм. Бер кап-карадан киенгән апаң бүлмә буенча, күпсанлы ачкычларны уйнатып, чабып йөри. Уңга-сулга, уңга сулга... Аннары ачкычларны ялгыш идәнгә төшереп җибәрә дә, тәнгә каз тәне чыгарырдай итеп, «хи-хи-хи» дип көлә. Шүрләтә шул авазы. Аннары кабат иелеп ачкычларны ала да, чабып йөри башлый. Кыяфәте дә убырлы кебек: чәчләре бөдрә, ян-якка чыгып тора, кара озын күлмәктән. Тик яшь кызлар төсле үзе. Аптырагач, бу мин макияжсыз, дип көлә башладым.

Үзең ничек уйлыйсың, ни сәбәпле син бастырыласың?

Эшем авыр шәһәрдә. Күп стресс кичерәм дә, авылга кайтып, ял итәм. Табиблар да артыгын борчылмаска куша бит.

Җеннәр эше дип уйламыйсың димәк?

Нинди җен булсын инде?!. Булган очракта да, урта гасырларда җеннәрне утта яндырып бетергәннәрдер.

Бастырылу – авыру түгел

  • Фән бастырылуны шулай аңлата: «тиз йокы» фазасында кеше төшләр күрә. Кеше төшләргә физик яктан реакция күрсәтә алмасын өчен, баш мие кешенең мускуллары эшчәнлеген вакытлыча параличлап тора. Кеше уяну халәтендә булып, ә баш мие «тиз йокы» фазасында кебек халәттә мускулларны параличлавын дәвам иткәндә бастырылу күренеше барлыкка килә. Кеше тирә-якны тоя, сулышын сизә, әмма селкенә һәм сөйләшә алмый.

Бастырылу ни сәбәпле барлыкка килә? Аңардан дәвалану ысулларын ачыклауда табиб-невролог, Россия сомнологлар җәмгыяте әгъзасы Кадрия Вәлиева булышты.

Нәрсә ул бастырылу?

Бастырылу – ул кешенең йокыга китергә җыенганда яки йоклаганда селкенә һәм сөйләшә алмавын аңлау халәте. Бу вакытта кеше галлюцинацияләр кичерергә сәләтле. Шул ук вакытта чит тавышлар ишетергә, дөньяда булмаган җәнлекләрне, геройларны күрергә мөмкин. Бастырылу вакытында кешенең сулышы кысыла һәм курку хисе пәйда була. Мондый өянәкләр төрле яшьтәге һәр ун сәламәт кешенең дүртесендә була.

Бастырылу – авыру түгел, ә йокы стадиясенең нормаль физиологик механизмының җимерелүе. Ул мускулларның тулы яки өлешчә параличлануы. Бу халәттә кеше күзен ача алмый, әмма аларның хәрәкәтен контрольдә тотарга сәләтле.

Бастырылуга зарланган пациентлар булдымы?

Әйе. Бер вакытны миңа 35 яшьләрдәге хатын мөрәҗәгать итте. Аның сөйләве буенча, ул иртәнге вакытта кинәт кенә уянып китә һәм селкенә алмыйча интегә икән. Аның тәне аңа буйсынмый, ә янында кемнеңдер булуын тоя. Ул шәүләдәй янына килеп, өстенә ава сыман. Шул мизгелдә, хатынның тыны кысыла...

Минем пациентым белән булган хәл, дөрес аңлагыз, мистик күренеш түгел. Бу вакытта хатынның баш миенең бер өлеше аңында, ә бер өлеше әле уянып бетә алмаган. Менә бу торыш бастырылу дип атала.

Йокы вакытында без «үз дөньябызга» китәбез. Бастырылганда баш миендә функциональ яктан үзгәрешләр барлыкка килә. Кеше күрү, ишетү сәләтенә ия булса да, ул йокының тизәйтелгән фазасында була. Бу фазага мускулларның параличлануы сәбәпче. Шул вакытта кеше тормышта булмаган төрле төшләр күрә: образлар, тавышлар, тойгылар. Кешенең фантазиясе ул йоклаган бүлмәнең чикләреннән чыкмый.

Кеше «җеннәрне» күрә башлагач, паникага бирелә һәм үзенең ярдәмгә мохтаҗ булуын аңлый. Кагыйдә буларак, бастырылуның галлюцинациясе кешене шактый куркыта, тик алар нейтраль һәм хәтта уңай да булырга мөмкин.

Фото: © Кадрия Вәлиеваның шәхси архивыннан

Ни сәбәпле бастырылганда кеше буыла?

Чынлыкта исә бернинди дә буылу юк. Тиз фазада кабырга һәм ярдәмче сулыш мускуллары сүнгән була. Ә сулыш алу диафрагма ярдәмендә генә башкарыла. Диафрагма без йоклаганда тыныч сулыш алуны тәэмин итә. Ә бастырылгач, кеше никадәрдер аңында булганга күрә, тын кысылуын тоя.

Бастырылу тәүлекнең кайсы вакытында ешрак була?

- Иртә белән. Төн уртасында да булуы ихтимал. Һәрхәлдә, кеше мөстәкыйль рәвештә уяна. Монда тышкы стимулларның катнашы юк.

Бастырылу кешенең гомеренә зыян сала аламы?

Кагыйдә буларак, юк. Бастырылу халыкның 5-15% нда очрый. Ул ике-өч минуттан соң үзеннән-үзе бетә. Кеше физик һәм психик яктан сәламәт булуыннан карамастан, моның белән озак вакыт дәверендә җәфаланырга мөмкин. Әгәр бу халәт сирәк күзәтелсә, куркыныч нәрсә юк.

Бастырылуны махсус чакыртып буламы?

Әйе. Кайбер кешеләр бастырылу вакытында ләззәт ала. Медицина күзлегеннән караганда, бу вестибуляр галлюцинацияләргә якын килү белән аңлатыла. Кайчагында җеннәр турында хикәяләр кешедә кызыксыну уята һәм бастырылу китереп чыгару теләген активлаштыра.

Йокы параличын махсус чакыртырга омтылышлар сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. Төп ысулларның берсе - төнге ялны өзү яки йокыдан бөтенләй баш тарту. Бу организмның какшавына һәм нерв системасы эшчәнлегенең бозылуына китерә.

Бастырылу турында фактлар

  1. Бастырылу берничә секундтан 2-3 минутка кадәр сузыла;
  2. Хәрәкәтләнү һәм сөйләшү сәләте югала;
  3. Галлюцинацияләр һәм буылулар пәйда була;
  4. Яшүсмерләр арасында еш очрый;
  5. Гадәттә, стресс һәм йокы режимы бозылган аркасында туа;
  6. Тормыш өчен зарарлы түгел, тик кайбер очракларда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кешенең бастырылганын каян белеп була?

  1. Йөрәкнең катырак тибә башлавы;
  2. Күкрәк читлеген кыскан кебек хис итү сәбәпле, сулыш алу кыенаю;
  3. Курку халәте барлыкка килү;
  4. Психик яктан кеше үзенең ярдәмчесез калганын тоя.

Бастырылуны булдырмас өчен нишләргә кирәк?

  1. Уянгач, селкенә алмавыгызны тойсагыз, курыкмагыз. Бу хәл тиздән бетәчәген аңларга кирәк.
  2. Күзләрне йөртә башлагыз.
  3. Вак моториканы эшләтеп җибәрер өчен, актив рәвештә, күзне кысарга, чекрәйтергә кирәк.
  4. Йокы вакыты тәүлегенә 6-8 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш;
  5. Йокы бүлмәсе караңгы һәм салкынча булырга тиеш;
  6. Урын җире уңайлы булуы зарур;
  7. Бер үк вакытта ятарга һәм торырга кирәк;
  8. Даими рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнергә кирәк;
  9. Кичке ритуалларны уйлап табу — әйтик, күңелле музыка тыңларга, китап укырга, душ кабул итәргә, ароматерапияләр оештырырга.
  10. Аркада йоклау тыела;
  11. Йокларга бер сәгать кала, телефонда утырмаска;
  12. Көндез 15:00 сәгатьтән соң 90 минуттан да озаграк йокламаска тырышырга;
  13. Йоклар алдыннан кофеиннан, күп ашаудан һәм алкогольдән баш тартырга кирәк.

Бастырылу һәм мифология

Бастырылуны аңлата алмау сәбәпле, төрле халыкларда бу күренешкә бәйле ышанулар барлыкка килгән. Татар халык мифларындагы «албасты» образы бастырылу белән бәйле. «Албасты йоклаган кешене буарга бик ярата. Ул килеп буа башлагач, кеше бастырыла башлый, ни чаклы кычкырмакчы булса да кычкыра алмый. Кеше бик каты куркып, албасты төшеп китә дә, кеше кычкырып уяна», – диелә татар халык мифларында. Бу сүзнең килеп чыгышы да «әл» (искечә кул) һәм басты, яки алны (ягъни күкрәкне) басучы дигән сүздән килеп чыккан.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Мин пенсионер,меня бу елның январь аенда инде бер ничә тапкыр бастырылдым на моңа чаклы андый хәл булганы юк иде. Минем баш көне төне гөжләп тора, шул сәбәп түгел микэн? Югыйсә йоклар алдыннан китап та,догалар да укый.Яшим бер үзем,олы кызым бик еш больниста ята- әллә шулар микән сәбәп ?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100