Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни сәбәпле "Сәйлән"нең җиңүчесе юк яки "Голос.Дети" проектының татарча аналогы

31нче октябрь "Әкият" Татар Дәүләт курчак театрында "Сәйлән" беренче балалар телевизион-музыкаль фестиваленең гала-концерты узды. Концерт кичәсе "Шаян ТВ"ның бер яшьлек юбилее уңаеннан куелды. Бер ел дәвамында үз эшчәнлеген алып барган "Сәйлән" проекты иң элек бер меңнән артык гариза кабул итә, 30 катнашучыны сайлап ала, ярымфиналга 16сын уздыра. Жюри составында Эльмира Кәлимуллина, Ришат Төхватуллин, Зәринә Вилданова, Алинә Шәрипҗанова, Рөстәм Асаев, Зөфәр Хәйретдинов эшлиләр. Нәтиҗәдә, финалда 8 җырчы. 

news_top_970_100
Ни сәбәпле "Сәйлән"нең җиңүчесе юк яки "Голос.Дети" проектының татарча аналогы

Юбилей!

"Шаян ТВ" беренче яшен тутырып өлгергән икән. Вәт шаккатырып торырлар инде, минәйтәм. Ушкайларым кире кайтмаслык итеп китәр инде, дим. Дөбер-шатыр китереп үткәрерләр инде, минәйтәм. Тик никтер дөбердәгән төсле булмады. Тәүге бәйрәме уңаеннан "Шаян ТВ" иң масштаблы проекты - "Сәйлән"нең гала-концертын "Әкият" курчак театры сәхнәсенә алып менде. Бер меңнән артык гариза, йолдызлы жюри, татар халык җырлары, рэп, рок, башка телләрдән татарчага тәрҗемә ителгән җырлар һәм сигез финалист. "Сәйлән" бу, таныш булыгыз. Татарда моңарчы булмаган, ят нәрсә. "Голос.Дети" проектын күргәнегез бардыр бит, шул инде. Татар телендә генә бары.

Сәхнәгә беренче чыгыш ясаучы чыгып басты. Бу катнашучы ярымфиналга кадәр узып, аздан финалга эләкми калган икән. Кәчтүме бик килешле үзенең. Биш яшь ди бу җегеткәйгә. "Мин бит татар малае, саф ислам динем минем", дип җырлый. "Компьютерны беләм мин, интернетта утырам", дип тә җырлый тагы. Шәп җырлый. 

Һәр җырга махсус хореография куелган иде. Казан бию ансамбленең нәни биючеләре фәлән төрле бию белән чыкты сәхнәгә. Нәни җырчы җырлаганда, арткы фонда олы бер тамаша күзәтте тамашачы. Монысы, хактан да, мактауларга лаек! Монысы нык ошады! Күпме тырышлык куелган бит, әфәрин!

Тамашаны Рүзәл Әхмәдиев белән "Шаян ТВ"ның нәни алып баручысы Алия Сабирҗанова алып бардылар. Янәшәмдә утыручы олы гына яшьтәге ханымнар Рүзәлнең костюмын тикшерергә тотынды. Анализладылар-анализладылар да, "ачу китергеч бу, аңа зәңгәр төс бөтенләй дә килешми, коңгырт төс бик батар иде моңа" дигән карар игълан иттеләр. Алып баручылар бу концертны лаеклы рәвештә ерып чыкты. 

"Казах кызы, дип көенеп йөрсәм дә, үзебезнең татар кызына өйләнәм!"

Финалистларны барлыйк. Алар барысы сигез. Әминә Әхмәтҗановага 8 яшь, Казан кызы. Минем кумирым - Элвин Грей, ди. Яхшы җырлый. Әй, сылу үзе. Кузлэре көлеп тора. 

Концертта финалистларның хыялы чынга ашырылды - алар яраткан артисты белән дуэт башкару мөмкинлегенә ия иде. Камилә Михайлова Эльмира Кәлимуллина белән җырлады. Әбием музыка укытучысы, апам Камал театрында уйный, ди Камилә. Үзе киләчәктә Эльмира Кәлимуллина кебек җырчы булырга хыяллануы хакында белдерде. 

Ярымфиналдан финалга уза алмаган бер кечкенә кешене сәхнәгә дәштеләр. Бәләкәй генә, түгәрәк кенә кызчык. Туп кебек тәгәрәп кенә чыкты да, рәхәтләнеп бии-бии җырлый башлады. Менә бу чыгыш вакытында ләззәтләнеп утырдым! Вәт яраттым шушы кызны. Әминә Мортазина иде бу.

Киләсе йолдызлы дуэт - финалист Рәмис Хәкимов һәм Раяз Фасыйхов. Рәмис үзе кумиры Рәнис Габбазов булуын әйтте.

Рус теленнән татарчага тәрҗемә ителгән җырлар конкурста аерым бер номинация булып тыңланылган икән. Финалистка Дилә Хәммәтова "Течёт река" җырын татарча башкарды. 12 яшьлек җырчы Әлфия Афзалованы кумиры буларак атады. Мин халык өчен җырлыйм да үзем өчен җырлыйм, ди. Тавышы бик халыкчан. Чумып, батып жырлый җырына. 

Киләсе финалистка - Венера Фасыйхова. Беренче тапкыр әтием белән "Балалы солянка"да чыгыш ясадым, ди. Раяз Фасыйховның кызы кумиры итеп Азалия Зиннәтне исәпли икән. Дуэт башкардылар Венера белән Азалия.

Камил Вәлиевка 11 яшь. Фирзәр Мортазинның юбилей кичәсендә беренче тапкыр чыгыш ясадым, ди. "Казах кызы"н җырлады. Беренчедән, мин улеп сөям бу җырны. Икенчедән, Камил Вәлиевның тавышы бик шәп икән. Чибәр, өстәвенә. Моннан бер шәп җырчы чыга. Тамашачы нык яратты үзен. Камил казах кызы, дип көенеп йөрсәм дә, үзебезнең татар кызына өйләнәм, дип вәгъдә бирде.

Амелия Феофанова Илгиз Шәйхразиевны яратып тыңлый икән. Дуэт башкардылар. Амелия саксофонда да уйнап алды. Шәп!

Миләүшә Закирова аерым игътибарга лаек. Кыз "Әллүки"не җырлады. Акапельно! Жиңуче шушы булырга тиеш! Бердәнбер тере тавышка башкаручы. Моңы ефәк җеп җилдә дулкынланган күк тибрәлеп ага. Искиткеч тавыш! Миләүшә Закирова җиңүгә хактан да лаек.

"Җиңүче юк?!"

Шуның белән финалистлар чыгыш ясап та бетерде. Сәхнәгә сигез финалист чыгып тезелде. Яннарына "Татарстан - яңа гасыр" телеканалының генераль директоры Илшат Әминов күтәрелде. Матур сүзләр сөйләде, теләкләр теләде. Бөтенесе күкрәген калкытып тын да алырга куркып утыра, менә-менә Илшат Юнысовичның теленнән җиңүченең исеме өзелеп төшәр, ишетми калырсың төсле. Бар халык дүрт күз белән җиңүче дип кем табылыр, дигән сорауга җавапны көтте. Җавап бирмәделәр. Дуслык җиңде, диделәр. Нигә җиңүче юк? Бу сорауга барысы бертавыштан "Бөтенесе дә җиңүгә лаек чөнки, берсен генә аерып алып булмый", дип җавап тотты, Илшат Әминов та, Рамилә Сәхәбетдинова да, жюри әгъзалары да. Халык сәерсенеп калды. Залдагы бер тамашачы апа "Җиңүчесе булгач, олы бүләге дә кирәк бит аның, җиңүче булмаса, бүләк тә кирәкми", дип көлеп алды.

"Нигә җиңүче юкмы? Ул бар. Барысы да җиңде бүген. Бу проектка бер меңнән артык гариза кабул ителде, шуннан 30 катнашучы сайлап алынды, ярымфиналга 16сы чыкты, финалда исә барысы 8 конкурсант. Конкурс йөрәк белән эшләнелде. Монысы беренче урын алсын, монысына икенче урын бирик, дип сөйләшеп карадык, тик нәтиҗәдә мин бу әйбергә каршы төштем. Бүген барысы да жиңүче, берәүне генә аерып алу мөмкин түгел", - диде Илшат Юнысович.

Җиңүчеләрнең сигезен дә җиңүче дипломы, чәчәк бәйләме, "Шаян ТВ" логотибы сүрәтләнгән рюкзак белән бүләкләделәр. Киләсе сезон һичшиксез булачак, дип ышандырдылар. Анысында бәлки җиңүче дә булыр әле, диделәр. Килеп карыйсы булыр, ахры. Беренче белен төерле була, диләр бит. Әллә киләселәре алсуланып, кызарып пешәр әле, телеңне йотарлык булыр. Шулай булсын да! Тәүге зур бәйрәмең белән, "Шаян ТВ", иң изге теләкләр үзеңә! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100